Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызым, бүген берәр җирдә кунып тор инде»: әтигә дә, әнигә дә кирәгем калмады

Әти-әни аерылышкач, мин әтием белән яшәп калдым. Әни минем бу адымымны кичермәде, ә әти кадеремне белмәде. Хәзер икесе дә мине шуның өчен битәрли.

news_top_970_100

Әти белән әни аерылышканда миңа 15 яшь иде. Дөресрәге, әни үзенә яшьрәк ир белән бәхетлерәк тормыш кирәк дип уйлады да, безнең гаилә таркалды.

Мин һәрвакыт үземне артык итеп хис иттем. Әни балага узгач, аның матур кызчыгы туарга тиеш дип хыялланган. Әмма дөньяга артык матур булмаган, ап-ак тәнле, зур зәңгәр күзле, аксыл чәчле, әбиемә охшаган мин туганмын.

«Авызыңны киң ачып елмайма, сирәк-мирәк тешләреңне күрсәтмә, җитдирәк бул», «Нигә генә шундый юка чәчле булдың соң? Хәтта прическа да ясап булмый бит», — дип гел әрли иде чәчләремне үргәндә.

Ә икенче юлы «Ни өчен үзеңә шундый ямьсез борын сайладың?», «Бәрәңге борының ярты битеңне алып тора, бигрәк ямьсез бит!» — дип шелтәли. Әйтерсең, мин кибеткә барып, дөрес түгел әйбер сатып алганмын.

Төс-кыяфәтем буенча никадәр комплекслар булуын аңлау авыр түгелдер.

Әмма иң мөһиме — әни мине бөтенләй дә, бер генә тамчы да яратмый иде.

Әни яңа ире янына күченүен әйтте, ләкин яхшы атлы булып кыланырга теләп, мине дә үзе белән яшәргә чакырды. Ә мин әти янында калдым, чөнки әнинең бу хәбәре аның өчен дә көтелмәгән булды. Шуңа аңа терәк булырга теләдем.

Бераз вакыттан соң әти дә шәхси тормышын җайларга кереште.

Вакыт-вакыт ул миннән дус кызларымда кунуымны үтенә иде. Мин дә зур һәм барысын да аңлый идем, шуңа күрә артык үпкәләп, борын салындырып йөрмәдем. Әмма минем тизрәк аның яныннан күченеп китүемне җаны-тәне белән теләвен дә белә идем.

Әтинең туган көнендә аңа бәйрәм ясарга теләдем. Җыеп барган акчама шарлар һәм торт сатып алдым. Аның моңа ничек куаначагын күз алдыма китереп, елмаеп өйгә таба атлыйм. Әмма фатир ишеге эчке яктан бикле иде. Мин шакыгач, әти аны бераз гына ачты да ярыктан карап, бүләккә дә игътибар итмичә:

«Кызым, бүген берәр җирдә кунып тор инде. Минем бәйрәмемне бозма», — дип борын төбемдә ишекне ябып куйды.

Подъезддан чыктым. Урамда көз, салкынча, җилле көн. Кулларымнан ычкынган шарлар өскә күтәрелеп, очып китте…

«Тагын дус кызларыма ялынасы була инде», — дип уйладым мин. Күңелгә шундый авыр иде, дөресен әйткәндә, җылы җәй булса, һичьюгы урамда кунар идем. Тортны алып, дус кызыма киттем. «Ичмасам, буш кул селтәп бармыйм әле», — дип авыр суладым.

Соңыннан әти өйләнде һәм аның фатирында да, йөрәгендә дә минем өчен урын калмады.

Миңа җиңел булмады. Барысына да үзем ирешетем. Кечкенә чагымнан ук әни бертуктамый сеңдергән комплексларым булмаса, бәлки күбрәккә дә ирешкән булыр идем әле. Мин һәрвакыт үземне ямьсез һәм беркемгә дә кирәксез кеше итеп тоеп яшәдем.

Әмма миңа уңыш елмайды. Миндә үземә, кешеләргә карата ышаныч һәм ярату кайтара алган кешене очраттым.

Ул вакытлардан бирле 20 ел узды инде. Хәзер минем искиткеч гаиләм — ирем һәм ике балам бар.

Шушы вакыт эчендә әти-әнием турында берни дә ишетмәдем.

Һәм күптән түгел урамда өлкән яшьтәге бер хатын-кыз миңа исемем белән эндәште. Әмма күптән онытылган нәфрәтле интонация белән эндәшмәгән булса, мин аны танымас идем.

«Исәнме! Ә син бер дә үзгәрмәгәнсең. Һаман да шул ук гади, киенә белмисең», — диде ул миңа.

«Син мине саттың, теге вакытта әтиең белән яшәргә калдың. Хәзер дә сине кичерә алмыйм», — дип дәвам итте ул.

«Ул вакытта син киттең. Яңа ирең белән тормыш барып чыктымы соң?» — дип дорфа гына сорадым.

Әни миңа тормышы барып чыкмавын, хәзер ялгыз булуын сөйләде. Пенсиясе җитми икән. Минем гаиләм белән танышырга теләвен әйтте. Минем «хыянәтне» кичерү өчен миннән ярдәм кабул итәргә әзер булуын да әйтте.

Мин аңа бу хакта ирем белән сөйләшеп карарга вәгъдә бирдем.

Күрәсең, бу ел минем өчен «онытылган туганнарымны искә төшерү» девизы астында узадыр. Әни белән очрашудан соң бер ай да узмады, әти белән очраштык.

Аның да яңа хатыннары белән тормышы барып чыкмаган. Аның белән аралашмавым, чыгып качуым һәм ярдәм итмәвен өчен мине битәрли башлады. Кияве һәм оныклары белән танышасы килү теләген дә белдерде.

Мондый очракта әти-әнине кабул итү авыр. Ярый ла сине яратып, сагынып килсә, ә алар ачуланып, гаепләп тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100