Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызылга очып чыкты». Бала иярткән йөкле хатынны иномарка бәрдерүе видеога эләккән

20 яшьлек кыз идарә иткән Toyota Rav 4 машинасы таптаган хатынны һәм аның 6 яшьлек кызын хастаханәгә алып киткәннәр.

news_top_970_100
«Кызылга очып чыкты». Бала иярткән йөкле хатынны иномарка бәрдерүе видеога эләккән
https://www.bashinform.ru/

Уфаның Комаров урамында юл һәлакәтендә йөкле хатын һәм аның 6 яшьлек кыз имгәнгән. 24 яшьлек хатынны һәм аның кызын хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Авария 14 августта булган. Якынча версия буенча, Toyota Rav 4 машинасы белән идарә итүче 20 яшьлек кыз юлдан баручы ана белән баланы таптый. 24 яшьлек әни кеше һәм аның 6 яшьлек кызы имгәнә, аларны хастаханәгә илтәләр. 

Башта хатын хастаханәдә үлде дигән хәбәр чыккан иде. Соңрак йөкле хатын һәлак булды дигән хәбәр дөреслеккә туры килмәве ачыкланды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. 

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, имгәнгән хатын белән баланы 13 нче хастаханәгә салганнар. Аларның сөякләре сынган. Йөкле хатынның яралгысына зыян килмәгән. 6 яшьлек кызының башы имгәнгән, аны балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.

«Каршыга машиналар килә иде. Мин светофорның яшел төсенә соңгы булып узучы булганмын. Миннән уң якта автобус тора иде. Мин яшелгә чыктым, ә балалы хатын, мин белмим дә, ул йөгереп чыкты, каяндыр килеп чыкты. Мин автобус артыннан берни күрмәдем. Ул машинага карамады да, башка якка карый иде. Мин күрүгә үк, тормозга бастым», — ди авария китереп чыгарган машина белән идарә итүче кыз. Ул сөйли үз версиясен ЮХИДИ хезмәткәренә сөйләгән. Әлеге видеоны Уфа буенча ЮХИДИ бүлеге күрсәтте.

Светофорның кызыл төсенә туктап торган машинадагы шаһит сүзләренчә, Toyota Rav 4 машинасындагы кыз «кызыл төскә очып чыккан һәм юл уртасыннан баручы балалы хатынны бәрдергән». «Ул кызыл төскә чыкты», — дип сөйли бу ир-ат, борчылуын яшерә алмыйча.

Әлеге авария мизгеле һәм аның нәтиҗәсен видеога төшереп алганнар. Кадрлардан күренгәнчә, бала иярткән әни кеше светофорның яшел төсенә юл аркылы чыгып бара, шул вакытта аларны иномарка бәрдерә. Урынга шаһитлар йөгерешеп килә, алар ярдәм күрсәтмәкче була. 

Иномарка белән идарә итүче кыз сүзләренчә күз күремен «каплап тора торган автобус» видеокадрларда бөтенләй күренми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100