Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызыл уылдыкның чынмы икәнен кайнар су белән ничек тикшерергә?

news_top_970_100
Кызыл уылдыкның чынмы икәнен кайнар су белән ничек тикшерергә?
Фото: © Владимир Васильев / "Татар-информ"

Кызыл уылдыкның чынмы икәнен кайнар суга салып карап белеп була. Мәгариф дәүләт университетының Кеше физиологиясе, экологиясе һәм медико-биологик белемнәр кафедрасы җитәкчесе Ирина Пронина шул хакта аңлаткан. Бу турыда «АиФ» хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, ясалма кызыл уылдыкны арзанлы желатин, балык мае һәм буягычлардан ясыйлар. Табигый уылдыклар кайнар суда төпкә утыра һәм төсен үзгәртми, ясалма уылдыклар исә йөзеп йөри һәм төсе сыеклыкка тарала.

Биолог уылдыкларны җентекләп карарга киңәш итә. Ясалма уылдык уртасында сыеклык булмый, алар барысы да үлчәме һәм конститенциясе буенча бертөрле. Чын уылдыкның күзчеге була, хәер, хәзер аны ясарга өйрәнгәннәр.

«Уылдыкны салфетка белән сөртегез яки кулыгызда уып карагыз: чын уылдыктан май табы һәм тәмле булып балык исе кала. Ә ясалма уылдыкта балык исе булмый», – ди эксперт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100