news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кызыл уылдыкны күпме сакларга ярый?

news_top
Кызыл уылдыкны күпме сакларга ярый?
Фото: © «Татар-информ»

Кызыл уылдыкны саклау вакыты 8-16 ай булырга мөмкин, туңдырмаган килеш тә. Бу турыда РИА Новости балык сәнәгате өлкәсендә эксперт Алексей Горячевка сылтама белән яза.

«Уылдык 8-16 ай саклана, әмма төрле җитештерүчеләрдә саклау сроклары төрле, шуңа күрә моңа игътибар итәргә кирәк», – диде Горячев балыкчылык форумы кулуарларында.

Шулай ук Горячев, бәясе түбәнрәк булса да, горбуша уылдыгы тәме буенча кижуч яки нерка уылдыгыннан калышмый, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә үзеңә ошаган җитештерүчене һәм уылдыкны табу мөһим, диде ул.

Эксперт сүзләренчә, уылдыкны туңдырырга мөмкин, бу – аның туклыклы үзлекләренә зыян китерми, әмма тәмгә тәэсир итәргә мөмкин. «Нигә уылдыкны туңдырырга – сатып алыгыз да шунда ук ләззәтләнегез», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар