Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызыл миләшне файдалану ысуллары

news_top_970_100
Кызыл миләшне файдалану ысуллары
Гөлүзә Василова

Кызыл миләшнең җимешләре ачы булса да, аның составында бик күп файдалы матдәләр бар.

«Вируслар таралган чорда томау төшсә, ютәл башланса, кызыл миләшне файдаланыгыз. Салкын тигәндә дә аның файдасы тимичә калмас. Миләштә аскорбин кислотасы күп, шуңа да ул температураны төшерергә булыша. Миләштә бактерияләр, гөмбәчекләр үрчүгә каршы торучы җиләк-җимеш кислоталары да җитәрлек», – дип хәбәр ителә «Кызыл таң» сайтында.

А витамины микъдары буенча миләш кишердән калышмый. Көн саен бер аш кашыгы миләшне яисә аның кайнатмасын йогыртка, кибет каймагына, катыкка кушып ашарга мөмкин, чөнки бета-каротин сөт майлары белән яхшырак үзләштерелә. Бу җимеш күзләр өчен аеруча яхшы.

Миләштә нерв системасын ныгытырга ярдәм итүче, стресслардан саклаучы, йокыны яхшыртучы В төркеме витаминнары бар. Ул шулай ук кан оешуын яхшыртучы К витаминына бай, тромбоз куркынычы булганда аны ашарга ярамый.

Кызыл миләшне кан системасы бозылганда, сидек юллары ялкынсынганда, ташлар булганда, ашкайнату системасы бозылганда файдаланалар. Ул бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә һәм балаларга файдалы.

Бу җимешне чәйгә кушып эчәргә дә, төнәтмәсен ясарга да мөмкин. Төнәтмәсен әзерләр өчен, стакан ярым суга бер кашык изелгән җимеш салып, өстен каплап тотарга кирәк. Көнгә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәргә була.

Тагын бер ысул: 2 килограмм миләшне юып, 2 литр суга салырга һәм йомшаганчы пешерергә. Иләк аша уып чыгарырга һәм, пыяла банкаларга салып, 15 минут пастеризацияләргә.

Әчелеге бетсен өчен, миләшне кыраудан соң җыялар. Кышын ул туңдыргычта тагын да тәмләнеп китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100