news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кызыл һәм ак карлыганнан кайнатма

"Татар ашлары" социаль челтәр төркеменнән кызыл һәм ак карлыганнан кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Кызыл һәм ак карлыганнан кайнатма
Кызыл һәм ак карлыганнан гадәттә желе, компот һәм соклар әзерлиләр. Кызыл яки ак карлыганнан кайнатма әзерләргә булсагыз, аны өч мәртәбә кайнатырга кирәк. 

1 кг кызыл яки ак карлыган, 1,5 кг шикәр комы (карлыган әче булса, 1,7 кг), 2 ст су. 


Юылган карлыганны тәлгәшеннән аерырга һәм кайнар ширбәт коеп, 6-8 сәгать тотарга. Аннан дуршлагка салып, ширбәтен агызырга. Аны кайнау температурасына җиткәнче утта тотарга. 

Ширбәтне уттан алып 10-15 минут үткәч, карлыган салырга һәм кайнатманы сүрән утта әзер булганчы кайнатырга. 

Әзер кайнатманы салкын суда тиз генә суытырга һәм банкаларга тутырырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар