Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызыл конверт һәм васыятьнамә: мобилизациягә эләксәң, нинди документлар ясатырга кирәк?

news_top_970_100
Кызыл конверт һәм васыятьнамә: мобилизациягә эләксәң, нинди документлар ясатырга кирәк?
freepik.com

Россиядә Владимир Путин игълан иткән өлешчә мобилизация дәвам итә. Әгәр сезне мобилизацияләгәннәр икән, документлар ясату турында уйланырга кирәк. Болай эшләү – күңелсезлек булган очракта, туганнарыгызның тормышын җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Адвокат Валерий Качура киңәшләрен 74.ru сайты тәкъдим итә.

Мәсәлән, генераль ышанычнамә кешегә шикаятьләр буенча сезнең вәкил булырга, кирәк булганда, сезнең исемнән теләсә нинди белешмә алырга хокук бирә. Әйтик, сезгә тиз арада акча кирәк, ди, мәсәлән, күчемсез милекне сатарга туры килә, ә ир яки хатынның рөхсәтеннән башка моны эшләп булмый. Бу очракта да ышанычнамә «коткара».

Шулай ук, гаиләдә вазифалар бүленгән булса (әйтик, бер кеше бер – счетны, икенче кеше икенчесен түли) инструкция языгыз. Нәрсәнең кайчан һәм ничек эшләнергә тиешлеге турында язылырга тиеш. Шунда ук, ул-бу булса калса, хәбәр итәр өчен туганнарыгызның һәм дусларыгызның контактларын да язып куегыз.

Иртәгә безнең белән нәрсә буласын белмибез. Әмма ниндидер көтелмәгән хәл яки фаҗига була калса, якыннарыгыз бюрократия процедураларын башкарганда нервы бетермәсен, ә иң мөһим нәрсәләргә игътибар юнәлтсен өчен, нәрсә дә булса эшли алабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100