Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кызыл кхмерларның" идеологы вафат булган

"Кызыл кхмерларның" идеологы вафат булган

news_top_970_100
"Кызыл кхмерларның" идеологы вафат булган
Камбоджада 1975-1979 елларда идарә иткән җитәкчеләрнең берсе, "кызыл кхмерларның" идеологы дип табылган Нуон Чеа вафат булган. Ул 2018 елда Камбоджада халыкара суд карары белән гомерлеккә төрмәгә ябылган иде. Нуон Чеага 93 яшь булган. Бу хакта AFP агентылы хәбәр итә. 

Нуон Чеа "Икенче номерлы абый" кушаматы белән билгеле. 1970 елда Камбоджада хакимиятне коммунистлар үз кулларына ала. Ил җитәкчесе Пол Пот "колхозлаштыру"ны шәһәрләрне бөтенләй юкка чыгару, интеллигенцияне юкка чыгару юлы белән алып бара. Акча юкка чыгарыла, бөтен кешене дөге плантацияләренә эшкә куалар. 1975-1979 елларда массакүләм репрессияләр, ачлык, авырулар аркасында 1,7 миллион кеше үлә. Дүрт елда илдәге һәр дүртенче кеше үлә. Пол Пот дөньяның иң явыз кешеләре исемлегендә.

Вьетнам гаскәрләре бәреп кереп, Пол Пот тарафдарларын хакимияттән куа. Пол Пот үз ишләре белән джунглиларга кача һәм 1998 елда үлә. Ә аның уң кулы булып саналган Нуон Чеа Таиландка кача, соңрак кулга алына. Кешелеккә каршы эшләгән массакүләм җинаятьләре өчен гомерлеккә төрмәгә ябыла.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100