Кызыл карлыган һәм крыжовниктан кайнатма
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасыннан кызыл карлыган һәм крыжовниктан кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.
Кайнатма өчен: 200 грамм кызыл карлыган, 100 миллилитр су, 400 грамм крыжовник, 200 грамм шикәр комы.
Юылган крыжовникны блендер белән яхшылап ваклыйбыз. Әлеге массага су һәм шикәр комы өстибез. Плитә өстендә 25 минут кайнатабыз. Кайнар масса өстенә кызыл карлыганны салып ун минут томалап пешерәбез. Кайнатманы кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.