Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызыл карлыган файдалыракмы, кара карлыганмы?

news_top_970_100

Кара карлыганда С витамины кызыл карлыгандагыга караганда күбрәк. Диетолог Елена Соломатина шул хакта сөйләгән. Бу турыда «МИР» телеканалы хәбәр итә.

Кызыл карлыганда ашкайнату эшчәнлеген яхшырта торган органик кислоталар күбрәк.

Кара карлыганда шикәрләр күбрәк, В витамины бар.

Кызыл карлыган җимешләре нәзберегрәк, алар кыяфәтен һәм файдалы үзлекләрен тизрәк югалта.

Кызыл карлыган составындагы пектиннар артык шикәрне, холестеринны бетерә һәм организмнан чыгара.

Кара карлыган составындагы А витамины күз күремен сакларга ярдәм итә, тирене ныгыта. Анда рутин күбрәк, ул исә кан тамырларын ныгыту өчен кирәк, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100