Кызыл фасоль белән салат
Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Ләйлә Гайфуллинадан фасольле салат рецептын тәкъдим итәбез.
![Кызыл фасоль белән салат](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/6/23/0359db09dbbab0bf29a2e4443e34fca4dd0f5fa086324e8e8f9522c64b49.jpg)
Салат өчен: пешкән тавык түше, сыр, салат яфраклары, помидор, сыр тәме килгән кириешки, кызыл фасоль, майонез, тоз.
Эш тәртибе: ингредиентларны шакмаклап турарга, сырны эре угычтан уарга, тәменчә тоз сибәргә, кызыл фасольнең суын саркытып салырга һәм майонез салып болгатырга.
Эш тәртибе: ингредиентларны шакмаклап турарга, сырны эре угычтан уарга, тәменчә тоз сибәргә, кызыл фасольнең суын саркытып салырга һәм майонез салып болгатырга.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/31315ac6896273ee03dbc56d5080662426f8c397a18e3a4d4dfef3aed0c6.jpg)