Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызыл чөгендер белән кишерне кайчан алырга?

news_top_970_100
Кызыл чөгендер белән кишерне кайчан алырга?
"Татар-информ" архивы

Татарстан Россиянең урта полосасына керә. Биредә кызыл чөгендер белән кишерне сентябрьнең икенче яртысында – октябрь башында алалар. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

Уңышны һава торышына карап җыялар. Температура нуль градуска кадәр төшкәнче, кызыл чөгендерне алырга кирәк. Кишер исә -2..-3 градус салкыннан курыкмый. Яшелчәләрне коры көнне алсаң, алар озаграк сакланыр.

Кишер яфраклары саргая, шиңә башласа, кишердә җепсыман тамырчалар барлыкка килсә, аны алырга вакыт җитте дигән сүз. 

Өлгергән кызыл чөгендердә зур булмаган күпереп торган урыннар барлыкка килә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100