Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызыл чөгендер баллы булсын өчен июнь азагы, июль башында нәрсә эшләп өлгерергә?

Чүпрәле ашлама сипсәң, чөгендер чүпрәдә кабарган кебек үсәр, ди тәҗрибәле бакчачылар.

news_top_970_100
Кызыл чөгендер баллы булсын өчен июнь азагы, июль башында нәрсә эшләп өлгерергә?
https://pixabay.com

Кызыл чөгендер баллы һәм зур булып үссен өчен, июнь азагында, июль башында аңа ашлама керетргә өлгерергә кирәк. Нәкъ шушы вакытта чөгендер үсә һәм бүлбеләре формалаша. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Чөгендергә бор кислотасыннан ашлама кертергә була. Эремә ясар өчен 10 грамм бор кислотасын ун литр җылы суда эретергә. Чөгендер яфракларына шушы эремәне сиптереп чыгарга.

Тозлы ашлама өчен ун литрлы чиләктәге суга иң күбе ике аш кашыгы аш тозы салып болгатырга. Тозлы суны чөгендер тамырына сибәргә.

Агач көле дә - бик яхшы ашлама. Бер кило көлне ун литр суга кушып болгатырга, бер сәгать төнәтергә. Аннары шушы сыеклыкны түтәлләргә сибеп чыгарга.

Чүпрәле ашлама сипсәң, чөгендер чүпрәдә кабарган кебек үсәр, ди тәҗрибәле бакчачылар. Моның өчен кечкенә каплы бер чүпрәне ун литр суда җебетергә кирәк. Аннары ике аш кашыгы шикәр комы кушып, яхшылап болгатырга һәм өч сәгать әчетергә. Шушы эремәне 1:10 исәбенә суга кушарга, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100