Кызыл автобуслар бәрелешкән: дүрт кеше сырхауханәдә
Юл-транспорт һәлакәте бүген Ямашев урамының 115 йорт каршында килеп чыккан.
Казанда ике кызыл автобус бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте 7.20 сәгатьтә була.
Автобусларда 72 пассажир булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
60нчы маршрут автобусында - 60 кеше, 10нчы автобуста 12 пассажир булган.
“Татар-информ” агентлыгы алган мәгълүматлар буенча юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше сырхауханәгә озатылган. Өч кеше - нейрохириргия, бер кеше травматология бүлегенә салынган.
Һәлакәт булган урында медицина, полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр эшләде.