news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кызыл аш рецепты

Әлеге рецептны Ивановода яшәүче Гөлнара Шакирова җибәрде.

news_top
Кызыл аш рецепты
Кирәкле ингредиентлар: 4 помидор, укроп, петрушка, борыч, тоз, 1-2 кашык томат пастасы, 2-3 бәрәңге, 2 суган, 4 тырнак сарымсак, кәбестә

Аш пешерәсе кәстрүлдә помидор, томат пастасы, суган, сарымсакны майда кыздырып алабыз. Аннан су салабыз. Кызыл аш әзерләү өчен махсус ит пешкән шулпа кирәкми. Әлеге ашны суда гына пешерергә мөмкин. Бу ашны тәмләндерер өчен укропның өске өлешен (зонтигын) сала аласыз. Аннан вак итеп туралган кәбестәне һәм бәрәңгене ашка салабыз. Ярты сәгать чамасы сүрән утта пешерәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар