Кызыл алма повидлосы
Шагыйрә, популяр җыр текстлары авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗановадан кызыл алмадан повидло рецептын тәкъдим итәбез.
1 кг алмага - 1,5 стакан исәбеннән су салырга, кабыклы килеш туралган алманы изелгәнче пешерергә.
"Шкафта да бик яхшы тора. Коймак яки кабартма белән кышка кадәр ашап бетермәсәләр", - дигән шагыйрә.
Изелеп пешкән алманы иләктән сытып чыгарырга яки капрон челтәр белән сыгарга.
1 кг алма измәсенә 800 г исәбеннән шикәр комы салып, куерганчы пешерергә. Алма баллы булса, 750 г шикәр комы да җитә.
Повидлоны кайнар килеш банкаларга тутырырга кирәк.
Повидлоны кайнар килеш банкаларга тутырырга кирәк.
"Шкафта да бик яхшы тора. Коймак яки кабартма белән кышка кадәр ашап бетермәсәләр", - дигән шагыйрә.