Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызыклы хәлләр: 28 август чыгарылышы

Почтада азык-төлек сата башлагач, “Пятерочка” посылкалар китерүгә кереште.

news_top_970_100
Кызыклы хәлләр: 28 август чыгарылышы
Эльвира Дышаева карикатурасы, "Чаян" журналы

Таиландта «куркыныч» аттракцион бар. Караңгы бүлмәгә кешеләр керә, шунда куркыныч киемле кеше бензин пычкысы кабызып ташлана. Анда булган кешеләр өч көн йокламыйбыз дип сөйлиләр икән.

Таиландка барган Россия туристларына бу хакта сөйләгәч, алар барып күрергә уйлый. Аттракционны табалар. Аның ишегендә русча язылган язуга игътибар итәләр. Анда «Сезне актерлар гына куркыта, аларны кыйнарга ярамый» дип русча язылган була.

*** 

Абхазиягә барган идек. Автобус шоферы тау юлыннан югары тизлектә оча гына. Аннары шәһәр эченә килеп керде, анда да светофорларны бар дип тә белми… Чыкканда моннан сорыйм:

— Син юл кагыйдәләрен белмисеңме әллә?

Аның җавабыннан түнеп китә яздым:

— Ә нәрсәгә алар миңа? Минем бит машина йөртү таныклыгым барыбер юк.

***

Безнең подъездда бик актив әби бар. Ул әле гөлләргә дип, әле бәйрәмгә дип гел акча җыя, нәрсәдер эшли. Кешеләр инде аннан туеп беткән. Әмма сумма зур булмагач, мин бирергә тырышам — ул шулкадәр күп сөйләшә торган әби, биреп котылуың хәерлерәк. Бу юлы да ишек шакыды, мин тизрәк сумканы алып чыктым, акчаны саныйм. Ирем эшкә китәргә җыена. Акчаны биргәч, әби мине мактый башлады:

— Ой, шулкадәр җайлы, рәхәт кеше син. Гел бирәсең. Мин башта подъездда бирә торганнарга кереп чыгам, аннары гына башкалар янына барам.

Ирем шунда сүзгә кушылды:

— Мин дә шундый принциптан чыгып өйләндем.

***

Дусларда бәйрәм итеп утырдым да кайтырга чыктым. Кайтып барам, арттан кычкыралар:

— Әй, малай, кил әле монда!

Минем кан кайнап тора, курку юк, борылдым. Анда өч егет басып тора. Урам малайлары… Хәзер сугышасы була дип уйлыйм. Тегеләр:

— Ярар, бар, юлыңда бул, без сине малай дип уйладык!

Кәефләр төште, картайганымны аңладым. Кыйнап киткән булсалар, җиңелрәк булыр иде.

***

Малай белән бакчадан кайтып барабыз. Ул саный:

— Алия, Милана, Валерия, Натали, Катя…

Нәрсә саныйсың, улым?

— Бездәге кызларны. Мин шуларга өйләнәм.

Мин моңа аңлата башладым. Бездә бер генә кызга өйләнәсе дим, ә күп кызга өйләнү гарәп илләрендә генә бар дим. Ул уйланып барды-барды да:

— Ә бәлки без шунда күченеп китәрбез?

***

Хатын икенче балабызны табарга әзерләнә, бәләкәй кызыбызга да шул хакта инде күп сөйләгәнебез бар. Ул шатлана, ә үзе язарга өйрәнеп йөри. «Исәнмесез» дигән сүзне язды да, дөреслеген тикшертте. Аннары әнисе янына барды да шуны ашарга куша.

— Нигә? — дип сорый хатын.

— Кызым аңлатты — кечкенә бәбигә сәлам җибәрмәкче була икән шулай итеп.

***

Автобуска кергән идем — халык тып-тын. Беркем дә сөйләшми дә, телефоннарга да акрын гына җавап бирәләр. Бу ни хәл икән дисәм, кондуктор йоклап киткән икән. Берсенең дә шуны уятасы килми…

***

Үз гомеремдә ирләрдән иң матур комплиментны мин базарга ит алырга баргач ишеттем. Ике метр озынлыктагы, ат кадәр иргә итнең бер өлешен бирүне сорагач, ул болай диде:

— Сезнең кебек чибәр кыз өчен мин бөтен дөньяны чабып атарга әзер!

***

Төнгә кадәр футбол карап утырдым да йокларга яттым. Карыйм — хатын йокылы-уяулы хәлдә. Кызык чыгарыйм әле дидем дә, моның колагына пышылдыйм:

— Ирең кайда соң?

Аның шул чагындагы күзләрен күрсәгез!

Ике көн сөйләшмәде.

***

9 класста укыганда булды бу хәл. Класс җитәкчесе итеп яшь кенә кызны билгеләделәр. Бу безнең белән таныша, аннары сорау бирде:

— Сез кайда эчәсез?

Без инде сүзсез калдык. Аннары башта берәү, аннары икенчесе әйтә башлады. Үз кеше бит инде, яшьтәшебез диярлек — нигә куркырга?

— Урамда.

— Ишегалдында.

— Подъездда.

— Раздевалкада.

Укытучы кызның күзләре кызарып чыкты, калтыранган тавыш белән:

— Мин нинди су эчәсез дип сораган идем…

Мәктәп директоры краннан су эчмәсеннәр дип әйтергә кушкан булган икән…

***

Балага 3 яшь чагында шкаф эченә качып уйный башлады. Тыны бетеп үләр дип куркам, төрлечә әйтеп карадым — тыңламый. Аннары шкафта куркыныч абый бар, керсәң, шул алып китә дип әйттем.

Кич ирем кайтты, ашарга утырдык. Йокы бүлмәсеннән кыз чыкты да миннән сорый:

— Ә шкафтагы абый киттеме инде?

Иремә көч-хәл белән ничек булганын аңлаттым. Тәмам ышандырып бетерә дә алмадым бугай әле.

***

«Миңа нәрсә өчен оят булды» дигән сайтлар бар бит. Шуны укып утырдым да бер әйбер искә төште. Гинекологка баргач, бу сорый:

— Соңгы тапкыр секс кайчан булды?

Бер еллар элек, - дип җавап бирдем.

— Андый саран булырга ярамый, - дигән җавабыннан егылып китә яздым.

***

Тулай торакта яшь гаилә талашты. Алар гел шулай талашып тора. Хатыны, әйберләрне коридорга ата-ата, ирен куа. Тавыш, кычкырыш, бөтен коридор, чыгарга кирәк булмаса да, кухняга, бәдрәфкә барган булып боларны күзәтә. Кызык бөтенесенә дә. Азактан хатыны ирен коридорга куып чыгара, тегесе бераз урамда йөри дә, кич җиткәч дуслашалар. Бу юлы да шулай булды. Хатыны ирен коридорга куып чыгарды. «Бүтән кайтып кермә!» — дип кычкырды. Ә коридорның каршы ягында инде утыздан узган, базарда сату иткән бер ялгыз хатын яши. Хатыны ишеген ябып куйгач, бу әйтә:

— Ничек инде шундый яшь егетне урамга чыгарып җибәрергә була? Әйдә, миңа кер, кунып чыгарсыз, — ди.

Ир кереп китте моның бүлмәсенә. Хатыны кереп, кире алып чыгып та китмәкче иде, «яңа хатыны» рөхсәт бирмәде. Хәзер яшь хатын баласын ялгыз таба, ә ир юаш, базар хатыныннан китә дә алмый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100