news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кызыклы факт: Кузьма Минин этник татар булган

news_top
Кызыклы факт: Кузьма Минин этник татар булган
Фото: www.kremlin.ru

Халыклар бердәмлеге көненә кызыклы факт: Кузьма Минин – этник татар. Бу хакта 2014 елның 5 ноябрендә Россиянең заманча тарихы музеенда яшь галимнәр һәм тарих укытучылары белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин әйткән, дип яза «Татмедиа» телеграм-каналы.

Видео кадрларында ил башлыгының цитатасы китерелә.

«Халыклар бердәмлеге көне ополченецларның Мәскәүне азат итүенә багышлана. Ә ополчение башлыгы татар кешесе – этник татар була. Бу – гаҗәп. Ул акча җыйган, ополчение җыяр өчен, үзенең бөтен милкен биргән. Кенәзне чакыра, аны ополчение башлыгы итеп куя, Россияне коткарыр өчен акча җыя.

Бу – күп нәрсә турында сөйли. Бу – Россиянең күпмилләтле халкының эчке бердәмлеге турында сөйли, ул низагларның, илнең бүленүе куркыныч булуын тиресе белән сизә. Бу куркыныч, дингә, милләткә бәйсез рәвештә, бөтен кеше өчен дә – бер. Менә болар – гаять мөһим нәрсәләр», – дип сөйләгән Путин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар