Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызык өчен граната шартлаткан»: Белгород өлкәсендә шартлауда 3 кеше һәлак булган

news_top_970_100
«Кызык өчен граната шартлаткан»: Белгород өлкәсендә шартлауда 3 кеше һәлак булган
Белгород өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе

Белгород өлкәсенең Тоненькое хуторында элеккеге мәдәният йорты бинасында боеприпаслар шартлаган. Шуның аркасында янгын чыккан, кимендә 3 кешенең һәлак булуы, 13 кешенең зыян күрүе турында мәгълүм. Матбугат чаралары мәгълүматына караганда, гадәттән тыш хәлне «шаярып кына» РГД-5 гранатасы шартлаткан сержант китереп чыгарган. Шуннан боеприпаслар детонациясе башланган. Фаҗига урыны әлегә кадәр камалган килеш – саперлар, шартламаган гранаталар булырга мөмкин, дип фаразлый. Бу хакта «Газета. Ру» сайты яза.

Белгород өлкәсендә хәрби частьтә граната шартлавы, шуннан соң бинада янгын башлануы турында беренчеләрдән булып «112» Телеграм каналы хәбәр итте. Аларның мәгълүматларына караганда, 14 гыйнварда өлкән сержант, взвод командиры РГД-5 гранатасы шартлата, шуннан соң ялкын 450 квадрат метр мәйданны камап ала.

Ут аркасында корал саклау бүлмәсендәге башка боеприпаслар да шартлый башлый. «112» Телеграм каналы 3 кешенең һәлак булуы, 16 кешенең яралануы һәм 8 кешенең хәбәрсез югалуы турында хәбәр итте.

Соңрак ТАСС агентлыгы да экстрен хезмәтләрдәге чыганагына сылтама белән бу мәгълүматны өлешчә раслады.

«Төнлә Тоненькое хуторында мәдәният йорты бинасында боеприпаслар шартлаган, янгын чыккан. 10 хәрби зыян күргән», – дип хәбәр итте ТАСС чыганагы. Шулай ук бинага күрше йортлардан 15 кеше эвакуацияләнгән.

РИА Новости, экстрен хезмәтләргә сылтама белән, элеккеге мәдәният йорты бинасында боеприпаслар детонациясе нәтиҗәсендә 13 кешенең зыян күрүен, 3 кешенең һәлак булуын хәбәр итте.

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладковның Telegram каналында 14 гыйнвар иртәсендә Корочанский районында (Тоненькое хуторы шушы районда урнашкан) элеккеге мәдәният йорты һәм башлангыч мәктәп бинасы территориясендә янгын чыгуы турында хәбәр таралды. Төбәк башлыгы, тыныч халык арасында зыян күрүчеләр юк, дип язды.

Гладков, янгынның үзәге торак йортларга якын, дип язды. Анда яшәүчеләрне вакытлыча имин урынга күчереп торганнар. Соңрак, губернатор үзе дә гадәттән тыш хәл урынына баруын язды.

«Башлык Николай Васильевич Нестеров урында, торгызу эшләрен җитәкли, энергетикларның һәм газовикларның авария бригадалары эшли. Иң мөһиме – авыл кешеләре зыян күрмәде. Алар белән сөйләштем. Янгын нәтиҗәләрен юкка чыгару эшләре бара. Бу хәл контрольдә тотыла», – дип язган Гладков.

Бераздан бу хәл турында тулырак башка Телеграм каналлар да хәбәр итте. Mash каналы мәгълүматлары буенча, Тоненькое хуторындагы мәдәният йорты хәрбиләрне урнаштыру өчен кулланылган. 14 гыйнварда Мәскәү вакыты белән 4:50 сәгатьтә боеприпас шартлый.

Baza Телеграм каналы мәгълүматларына караганда, шартлауны Свердловск өлкәсеннән килгән хәрби оештырган.

«Якынча мәгълүматларга караганда, хәрби кулына РГД-5 гранатасы ала, шулай итеп, кул астындагыларның абруен яуламакчы була. Шартлаудан соң, мобилизацияләнгәннәр торган мәдәният йорты бинасында боеприпас шартлый, һәм 450 квадрат метр мәйданда янгын башлана. Янгын сүндерүчеләр утны 4 сәгатькә якын сүндергән», – дип яза басма.

Якынча мәгълүматлар буенча, бу фаҗигадә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр барысы да өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган булган. Янгын урыны әлегә кадәр камап алынган, саперлар, бина территориясендә шартламыйча калган гранаталар булырга мөмкин, дип саный.

Regnum чыганагы хәбәр иткәнчә, мобилизацияләнгән хәрби гранатаны «шаярып кына» шартлаткан. Тәннәре пешкән һәм яраланган хәрбиләрне хастаханәгә алып киткәннәр, алар арасында инцидентны китереп чыгарган хәрби дә бар. Тикшерү органнарында «тирә-яктагыларның тормышына зур куркыныч тудыра торган предметлар һәм кораллар куллану кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Һәлак булучылар санын исәпкә алып, бу маддә буенча максималь срок – 10 ел төрмә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100