Кызык-Мызыктан видео: әбиләр "ватрушка"да тау шуа
Кызык-Мызыктан видео: әбиләр "ватрушка"да тау шуа
Инстаграм-блогер "Кызык-мызык" таудан "ватрушка"да шуучы әбиләрнең видеосын элгән.
Карап торышка 75-80 яшьләрдәге ике әби бер ватрушкага утырган. "Әйдәгез, бер-ике-өч!" ди кадр артындагы тавыш. Һәм әбиләр шуып төшеп китә. "Вәт, әйбәт киттеләр әбиләр!" - дип озаталар аларны.
Бу видео астында күпләр соклану тулы комментарийлар калдырган. "Төртеп тошерү түгел инде бу, андый яшьтә утырырга кирәк эле бөгелеп һәм курыкмыйча ...молодцы гына әбиләргә", - дип язган бер кулланучы. "Андый әбиләр күбрәк булсын иде әле", - дип язучылар да бар. Шул ук вакытта "ватрушка"ларның куркыныч булуын искәртеп тә язалар.