"Кызык-мызык"тан маринадланган тавык боты белән бәрәңге рецепты
Инстаграмдагы популяр “Кызык-мызык” төркеме авторы, блогер Илназ Габидуллин маринадланган тавык боты белән бәрәңге пешергән видеосын куйган.
Тавык ботын һәм суганны тәмлеткечләр белән маринадларга. Фольгага катлап түгәрәкләп туралган бәрәңге, суган, помидор, тоз-борыч салырга һәм төреп духовкага пешерергә куярга.
Аннары фольганы ачарга, угычтан уылган сыр сибәргә һәм 5-10 минутка духовкага куеп алырга.
"Күбрәк шундый видеолар куй, кызлар ярата ашарга пешергән егетләрне" һәм "Өйлән инде", - дип комментарийлар калдырганнар.