news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кызык өчен өрәк булып кеше куркыткан блогерны туры эфирда атып үтергәннәр

Өрәк булып киенгән блогер паркта йөрүче гаилә янына килеп куркыткан. 

news_top
Кызык өчен өрәк булып кеше куркыткан блогерны туры эфирда атып үтергәннәр

Пакистанда билгеле YouTube-блогерны пранк — тур эфир вакытында атып үтергәннәр. Бу турыда Pakistan Times басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итә. 

Фаҗига Лахор шәһәрендә була. Рана Зөхәер исемле блогер һәм аның иптәшләре кешеләрне куркытып видео төшермәкче булган. Бу видеоны блогка куярга әзерләгәннәр. Зухар җәймәләргә төренеп, өрәк булып кыланган. Шушы өрәк паркта йөрүче гаилә янына килеп куркыткан. Гаилә әгъзаларының берсе корал тартып чыгарган һәм "өрәк"не атып үтергән. Блогер урында ук һәлак булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта полиция үтерүнең уйланылмаган булуын ачыклый. Блогерның ике танышын да кулга алганнар. Полиция фикеренчә, төнге урман буйлап йөрү махсус эшләнгән, блогерны да махсус рәвештә читкәрәк алып китәргә тырышкан булулары ихтимал.

Зөхәер моңа кадәр дә төрле сәер гамәлләр эшләп, видеолар төшерә торган була. Мәсәлән, Ул ирләрнең итәкләрен күтәреп карый, кеше янына килеп, кысталган рәвеш чыгара, иптәшләре моны видеога төшерә. Егетләрнең аккаунтына кыска вакыт эчендә 4500 кеше язылган. Әмма алар нибары 5 кенә ролик төшереп өлгергән. 

Пакистан - мөселман иле, шуңа күрә мондый сәер гамәлләр кылучыларны радикаль карашлы кешеләр үтермәдеме икән дигән шик тә бар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар