Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызыгыз үлде». Эче авырткан 19 яшьлек кызның анасы коточкыч вакыйга сөйли

news_top_970_100
«Кызыгыз үлде». Эче авырткан 19 яшьлек кызның анасы коточкыч вакыйга сөйли
"Татар-информ" архивы

Оренбург медицина университетында укучы Жанна исемле 19 яшьлек кыз 2022 елның 22 ноябрь кичендә эче авыртуын тоя һәм «ашыгыч ярдәм» чакыра. Аны Пирогов исемендәге хастаханәгә алып китәләр. УЗИ бернинди авыру булуын күрсәтми, кызга хастаханәгә ятарга тәкъдим итмиләр, өенә кайтарып җибәрәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Жаннаның эче авырту иртән дә тукталмый. Участок табибы өйгә килеп, дарулар язып китә, ләкин авырту барыбер бетми. Кыз урыннан да тора алмый. Әнисе кабат «ашыгыч ярдәм» чакыра, бу юлы ул үзе дә кызы белән хастаханәгә китә. Жаннаны 1нче шәһәр хастаханәсенә салалар.

2022 елның 6 декабрендә хастаханәдән шалтыраталар. Жаннаның анасына: «Кызыгыз үлде», – дип хәбәр итәләр. Табиблар версиясе буенча, Жанна септик шоктан вафат. Ата-анасы исә кызлары табибларның ваемсызлыгы аркасында һәлак булды, дип саный.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

«24 ноябрьдә генә безгә хирург хастаханәгә ятарга тәкъдим итте. Бу вакытта кызым аягында көч-хәл белән генә басып тора иде. Озак вакыт аңа берни дә эшләмәделәр, авыртуны баса торган укол гына кададылар. Икенче көн кич белән генә сукыр эчәгенә операция ясаганнар. Аннары Жанна белән шалтыратып сөйләштек. Кызым инде ул кадәрле авыртмавын әйтте. «Җиңеләйгән кебек, тик барыбер нидер бар», – диде. Без, җөйләрне алгач бар да узар, дип фаразладык», – ди Жаннаның анасы Наталья.

Операцияне яшь табиб ясый, аннары корсак куышлыгына дренаж куеп калдыра. 2 декабрьдә хастаханәдән чыгарырга җыеналар, тик дренаждан сыеклык чыгу тукталмый. Көпшәне резинка белән алмаштыралар, аннары аны да алып аталар, тик Жаннаның эче авырту гына тукталмый.

«Бөтен анализларны ачыклагач, табиблар кабат операция ясарга карар кыла. 5 декабрьдә операциядән соң, Жаннаны реанимациягә салалар. Без табибларга шалтыраткач, хәле бик шәп, үз аңында, диделәр. 6 декабрьдә табиб-реаниматологка бардым, Жаннага хат бирдем, анда телефон тотарга ярамый. Миңа кабат, кызыңның бар да яхшы, дип әйттеләр», – ди Наталья.

Ләкин 6 декабрьдә үк кызның хәле начарлана. Туганнарына Жаннада септик шок булуын хәбәр итәләр. Кич белән аның йөрәге туктый.

Берникадәр вакыт узгач, өлкә Сәламәтлек министрлыгы табибларның хатасын таный.

«Анализларны ни өчен бер атна ясадылар? Беренче операция алдыннан лейкоцитларның күп булуына игътибар итмәгәннәр, бу бит – ялкынсыну синдромы», – дип сораулар куя Жаннаның ата-анасы.

Алар башта бу хәлне халыкка чыгарырга да теләмәгән. «Ләкин тикшерүне ябып, гаеплеләр җәзасыз калыр дип курыктык. Гаделлек булыр, дип өметләнәбез», – ди Наталья.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100