Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызыгыз бигрәк уңган...» – Гөлүсә Шаһбан кызын тәрбияләү серен ачкан

news_top_970_100
«Кызыгыз бигрәк уңган...» – Гөлүсә Шаһбан кызын тәрбияләү серен ачкан
https://vk.com/gilusa

Шагыйрәне социаль челтәрдән күзәтеп баручылар беләдер инде: Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннарның кызлары, яшь кенә булса да, даими ашарга пешерә, тортлар да ясый, үзе сөйкемле, бик тыйнак та күренә.

Телефон белән бергә ашаган, телефон тотып йоклаган хәзерге заманда балаларны болай эш сөючән итеп үстерүләре ай-һай җиңел түгел! Шуңадыр, Гөлүсә ханымның кызына сокланып, гаҗәпләнеп, еш кына үзенә дә язалар икән.

«Кызыгыз бигрәк уңган, бөтен эшегезне эшләп тора, ничек тәрбиялисез» – дип язалар бик еш.

Хәзерге балаларны ничек тәрбиялисең инде ул. Алар замана белән бергә атлый, – дип тыйнак кына сүзен башласа да, шагыйрә бала тәрбияләүнең үз алымнарын әйткән. – Аның серләре бар. Мин еш кына ни диеп тә җавап бирергә, нәтиҗә ясарга, ни эшләргә белмәсәм, әнине искә төшерәм. Тукта, бу яшьтә без нинди идек, бу очракта әни ни эшли иде, я булмаса ни эшләр иде, дип уйлыйм һәм әнинең тәрбия алымнарын кулланам. Без начар тәрбия алган балалар түгел. Шуңа әти белән әнинең тәрбия алымнарына ышанам.

Ә эшкә килгәндә аның сере бар. Ул бер бала булганга бөтен эшне аңа өеп булмый. Без кызым белән дус кызлар кебек. Эшне бүлешеп эшлибез. Мин идән юсам, ул кер үтүкли, ашарга пешерә. Ул идән юса, мин савыт-саба юам...

Бөтен сере шул. «Эшләп кеше үлми», – ди безнең әни. Дөрес әйтә икән, барыбыз да исән-сау. Раббыбызга мең шөкер», – дип язган ул ВКонтакте сәхифәсендә.

«Хәзерге балалар башка, үзләренең башында булмаса, әйтеп кенә аңламыйлар. Без нәрсә кушсалар – шуңа әзер идек. Балта, көрәк, сәнәк һәм башкалар кулдан төшмәде. Өчәр гектар чөгендер чүбе утап җәйне күрми дә кала идек. Кызыгызга күз тимәсен, бик чибәр», «Әнием дип өзелеп торган күз караң – кызың бар, Гөлүсә. Аллага чиксез шөкер!», «Без эшләп үстек, оныклар телефонда гына утыра, хәерлегә булсын инде», «Аның әниләре дә, әбиләре дә телефонда инде хәзер. Менә, утырабыз бит. Шундый замана...», «Бик тәртипле гаилә, сокланып карыйм. Кызыгыз сезгә һәрчак шатлык-сөенечләр генә юлласын», – дип язганнар Гөлүсәнең ВКонтактедагы дуслары.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100