Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызыбызга таләпләрне зурдан куйганбыз» - баланы кечкенәдән түгәрәккә йөртергәме?

Балаларын бишектән үк укырга өйрәтерләр иде... Әнә, әле яңа гына йөри башлаган сабыен күтәреп, үзәккә ашыга бер ана. Шаккаттым. Бу яшьтә әле без улым белән рәхәтләнеп саф һавада коляскада йөри, комда уйный идек.

news_top_970_100
«Кызыбызга таләпләрне зурдан куйганбыз» - баланы кечкенәдән түгәрәккә йөртергәме?
Люция Заһидуллина

Кечкенә балаларның аналары бергә очрашкач, бер-берсенә нинди сорау бирә дип уйлыйсыз? Алар кемнең кайда, нинди түгәрәккә йөрүе белән кызыксына. Әби-бабай, ата-ана, абый-апа тәрбиясендә генә үскән балалар сирәк хәзер. Белгеч киңәше кирәк. Сәламәт булу өчен табибка ашыгабыз, киңәшен сорыйбыз. Физик яктан таза-нык булу өчен спорт түгәрәгенә, тренер үткәргән тренировкага йөрибез. Инде бала гыйлемле булып үссен өчен, бер яшьтән педагогка төрле дәресләргә йөртә башлыйбыз. Нәрсә бу? Заман таләбеме? Модага иярүме?

«Кызыбызга таләпләрне зурдан куйганбыз»

Менә бер мисал китерим. Алияне кечкенәдән түгәрәкләргә йөрттеләр. Аң-гыйлемле, тәрбияле булуын телибез, дип әйтә иде әнкәсе. Алия гаиләдә беренче бала. Аңа игътибар да күп, таләпләр дә зурдан. Өч яшендә инде ул озын-озын шигырьләрне яттан сөйли, җырлый иде. Аның катнашмаган чарасы калмады.

Әмма бер мәлне бала кинәт кенә үсүдән туктады. Табиблар да анык кына сәбәбен әйтә алмый. Үзләре озын буйлы булгач, 6 яшьлек кызның буйга үсми башлавын ата-ана нык авыр кичерә. Хәзер инде, ярдәме бераз тимәсме дип, кыз суда йөзәргә өйрәнә. Су бит, гадәттә, балаларга килешә, буй-сыннарын дөрес формалаштыра.

Әнисе сөйләве буенча, алар баланың кечкенә чагында баш эшчәнлегенә артык зур авырлык китергән, таләпләрне зурдан куйганнар. «Тиз үстерәсебез килгән икән», — дип уфтана хәзер ана.

«Өй шартларында да күп әйбергә өйрәнеп була»

Әлбәттә, үсеш үзәкләренә үзләре гомумән йөрмәгән һәм балаларын да йөртмәүчеләр бар. Мәсәлән, күп балалы Әхмәтҗановларны беләм. Бер кыз һәм ике егет үстерүче әлеге гаилә бер баласын да мондый үзәкләргә йөртмәде һәм алга таба да кечкенәләрен йөртергә җыенмый. Ни сәбәпле?

— Безгә күренекле табиб Евгений Комаровский әйткән фикер бик ошый: «Биш яшенә кадәр баланың физик яктан үсешенә нык игътибар бирергә кирәк!» Бала хәрәкәтләнә, йөгерә, сикерә, чаба. Шунда ук ул тирә-юнь белән дә таныша. Физик үсеш белән акыл үсеше бергә бара.

Без балаларны балалар бакчаларыннан кала беркая да йөртмибез. Чөнки бала белән өй шартларында да күп әйбергә өйрәнеп була. Олыраклар белән без сабый чакта бик еш бергә уйный идек. Дөрес, кечкенәсе белән уйнарга алай күп вакыт калмый. Әмма ярдәмгә олы балалар бар. Алар энекәшләрен уйната, булыша.

Кече яшьтән балаларга белем бирүче әлеге үзәкләргә без каршы түгел. Әмма аларсыз да яшәргә мөмкин дип саныйбыз.

Бу мәсьәләне бит әле финанс яктан да карарга кирәк. Гаиләдә бер генә кеше эшләгәндә, икенчең декрет ялында булганда, аена дүртәр мең торган түгәрәкләргә йөртүе гаиләгә читенлек китерә, — дигән фикердә Фәния Әхмәтҗанов (исеме үзгәртелде).

«Кызымны өч яшеннән профессиональ гимнастикага йөртәм»

Гөлчәчәк Әхтәмова — 7 яшьлек Язиләнең әнисе. Ул кызын күп төрле түгәрәкләргә йөртә, аның белән дә бу темага сөйләшеп алдым.

Сүземне олы улым Тимерханнан башлыйсым килә, — диде Гөлчәчәк. — Балалар бакчасына йөргәндә мин аны ел саен төрле-төрле түгәрәкләргә йөртергә тырыша идем: айкидо, легоны конструкцияләү, рәсем һәм башкалар, хәзер төгәл хәтерләмим дә.

Инде аларның балага файдасы булмавын аңлагач, кызым Язиләне балалар бакчасындагы бернинди түгәрәккә дә йөртмәдем. Мин аны 3 яшеннән профессиональ гимнастикага тапшырдым. Алга таба әлеге спорт төре буенча профессионал итеп күрмәсәк тә, киләчәктә үзе бию, акробатика, аэробика кебек спорт белән шөгыльләнәсе килгән очракта, хәзерге мавыгуы яхшы нигез булыр, тәне әзер булыр дип уйлаштык. Аннан соң, фигурасы, йөреше матур булыр дип тә теләгәнбездер, шуңа күрә гимнастикага тукталдык та.

Шул исәптән, әлеге түгәрәкнең йөрергә якын булуы да зур роль уйнагандыр. Чөнки хәзерге вакытта түгәрәкләрнең өйгә якынлыгы бик мөһим. Балаларны каядыр еракка йөртүе, кичләрен бөкеләрдә утыру үзе бер газап. 

Инде кызыма 5 яшь тулганда, без аның белән мәктәпкә әзерлек курсларына йөри башладык. Биредә ул математика, рус теле, инглиз теле, рәсем ясау дәресләрен алды, укырга, язарга өйрәнде. Мәктәпкә әзерлеге яхшы иде.

Ул гимнастикага яратып йөрдеме соң? Ташлыйсы килгән чаклары булдымы?

Әйе, андый вакытлар күп булды. 3 яшьтән биргәндә, аны ел буе юмаларга туры килде: алмаган кәнфит, тәм-том, уенчык калмагандыр. Икенче елны инде үзе теләп йөри башлады. Ярышлар башлангач, аеруча азарт артты. Беренче урын аласы килү, үзен югары дәрәҗәдә күрсәтәсе килү теләге уянды.

Язилә хәзер нинди түгәрәкләргә йөри? Гимнастикага йөрүен дәвам итәме?

Мәктәпкә укырга кергәч, мин аны башка түгәрәкләргә дә бирдем. Бик яратып фортепианода уйнарга өйрәнә, вокал, сальфеджио, хорга теләп бара. Язиләбездә артист сыйфатлары бик көчле, аны шул яктан ачу нияте белән, өстәмә театраль түгәрәккә дә бирдек, анда да теләп йөри. Рәсем ясарга нык яратканга, рәсем түгәрәгенә дә бара. Әйе, гимнастиканы да ташламадык. Дөрес, йөргән түгәрәкләребез күп булды. Әмма мәктәпкә әзерлеге яхшы булгач, беренче сыйныфта билгеләр куелмагач, без түгәрәкләр санын арттырдык, төрле шөгыльләргә урын бирдек. Киләсе елда бәлкем түгәрәкләр санын киметербез дә.

Язиләдән дә фикерен сорап алдым.

Мин үз тормышымны гимнастика белән бәйләр идем. Шулай ук миңа рәсем ясау, театраль студиядә уйнау һәм фортепианода төрле көйләр уйнау бик ошый. Тик мәктәптә авыррак, өй эшләре күп бирәләр, — диде Язилә.

«Балалар бакчасындагы йөкләмә дә үсеш өчен җитәрлек»

Иделия Мәхмүтова — 40 ел балалар бакчасында эшләгән педагог. Ул Балык Бистәсе районыннан, хәзерге вакытта пенсионер.

— Мин мәктәпкәчә яшьтәге балаларны төрле түгәрәкләргә йөртү яклы түгел. Чөнки балалар бакчасына килгән бала өчен, бакчага, режимга, тәрбиячегә ияләшү үзе бер яңалык, үзе бер тормыш.

Балалар бакчасы өчен төзелгән программа балаларның акыл һәм физик үсеше өчен җитә. Педагогларга шушы тиешле белемне балаларга җиткерә белү генә кирәк. Балаларның сәламәтлеге беренче урында тора. Әмма арада аеруча сәләтлеләре дә очрый, андыйларның сәләтен дөрес билгеләп, йөртергә буладыр.

Мин күбрәк игътибарны гаиләдә үзара аралашуга, бергә-бергә төрле чараларга йөрүдә, хезмәт тәрбиясен бирсик. Шулай уңышлы, нәтиҗәсе күбрәк булыр дип саныйм. Хезмәт белән тәрбияләнгән бала физик яктан ныгый, рухи яктан чыныга, балалар өлкәннәр белән аралашырга, уртак тел табарга өйрәнә. Гаилә бәхетле була.

«Без баланың фикерләү дәрәҗәсен гел арттырып торырга тиеш»

Әлеге тема буенча кызыксындырган сорауларымны Казандагы бер үсеш үзәгенең җитәкчесе Илия Гариповага бирдем. Ул миңа бу мәсьәләнең башка якларын да ачты.

— Илия, балалар тәрбиясе нәрсәгә нигезләнә? Аларны кече яшьтән үк иҗат, үсеш, спорт түгәрәгенә йөртү кирәкме?

— Балалар үсеше берничә чорга бүленгән. Һәр чорда бала ирешергә тиешле аерым «нокталар» була. Мисал өчен, үз яшендә ул хәрефләр танырга, саный, яза белергә, тирә-як белән таныш булырга тиеш. Шулай ук бала белергә тиешле аерым өлкәләр дә бар. Әйтик, мантыйкый фикерләү дәрәҗәсе.

Без, олылар, балаларның фикерләвен даими арттырып торырга һәм аның фикерләү дәрәҗәсен үстерергә тиеш. Моның өчен без бармакларны яхшы эшләтәбез. Балалар әйберләрне кул белән тотып карый, төрле әйберләрне кулдан ясарга мөмкин. Һәм һәр чорда педагоглар үз тәкъдимнәрен кертә, аерым бурычлар куя. Әлбәттә, балалар да төрле. Әйтик, кемдер мәктәпкә бару өчен иртә өлгерә, ә кемдер 8 яшьтә генә.

Шуңа балаларга кече яшьтән алып, белем, тәрбия бирә торган үзәкләр булдырылган да инде. 

— Әлеге үзәкләрдә балалар ни белән шөгыйльләнә? Биредә узган дәресләр балага нәрсә бирә?

— Бу дәресләр, гадәттә, уен формасында уза һәм уңышлы гына нәтиҗәләр дә бирә. Уен аша балалар күп яңалык ала. Шулай ук игътибарлы булырга өйрәнә, үткәнен истә калдыра. Алга таба аңа мәктәптә укуы авыр бирелми. Бала үзе фикерли башлый, тирә-яктан алган мәгүлүматны яхшы үзләштерә. Һәм әлбәттә, бу дәресләр балаларга уңай позитив энергия бирә, бала чакларын бәхетле, ә киләчәкләрен уңышлы итүгә зур нигез булып тора.

— Мондый үзәкләр күп. Аларны ничек сайларга соң? Уңышлы эшчәнлеген һәм уңай нәтиҗәләрен каян белергә мөмкин?

— Кече яшьтән алып тәрбияләүче балалар иҗат һәм үсеш үзәкләре эшли. Үзеңә килешкәнен сайларга кирәк, — дип сөйләде Илия Гарипова.

Әнә, бер танышым сөйли: «Балалар бакчасына йөргән төркемнән (кечкенәләр, 2-3 яшьлекләр төркеме бу) ике гаилә балаларын атнасына ике тапкыр футбол түгәрәгенә йөртә. Бер гаилә кызларын гимнастикага алып бара. Алар балаларны бакчадан алып, кабалана-кабалана йөгерә, чөнки башка бинага барырга кирәк, түгәрәккә ашыгалар.

«Хирыслыгы бар мәллә? Нигә сез аларны аена өчәр мең түләп, бу спорт түгәрәкләренә кече яшьтән үк йөртәсез?» — дип сорыйм. «Секциядән бала өйгә арып кайта, безгә рәхәт, безне өйдә тынгысызламыйлар, — дип җавап бирде ата-анасы. — Кайталар да, ашап эчкәч, арып талып йоклыйлар. Ә түгәрәккә бармаган вакытта балалар бакчасыннан өйгә кайткач, кечерәк сеңелләре белән уйнап котыралар, өйдә тавыш».

Кечкенәдән шушы секцияләргә йөргән балаларда киләчәктә хроник арыганлык булмас микән дигән фикер туды миндә. Баланың үз көченнән килгән эшне генә кушарга кирәктер. Сабыйларыбызга артык авырлык китермик. Бала уйнап үссә яхшы. Ул алты яшендә дә әле уйнап туймаган була бит.

Һәр кеше үз баласына кирәклесен табарга тиеш. Сәләте дә яши-яши ачыла аның. Шул вакытта сәләтен күреп алып, үстерсәң яхшы. Нинди шартларда, кайда тәрбияләнүгә карамастан, бала өчен ата-ана җаваплы. Бәхетле, акыллы, тәрбияле бала үстерүдә һәркемнең үз юлы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100