Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызыбыз кабердә, ә ул өендә»: вәхшиләрчә үтерелгән 12 яшьлек кызның гаиләсенең тормышы

news_top_970_100

«24 октябрьдә Динәнең безнең арадан китүенә 1 ел була. Вакыт дәваламый. Бик авыр...» – дип сөйли Ростов өлкәсендәге бер хуторда яшәүче ханым. Узган ел аның 12 яшьлек туганын вәхшиләрчә үтергәннәр. Үтерүдә шул ук авылда яшәүче яшүсмер малай шикләнелә. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Искәртеп үтик, Динә (барлык исемнәр дә үзгәртеп бирелә. – «КП» басмасы) узган елның октябрь ахырында югала. Кыз серле рәвештә юкка чыга. Ул көнне әнисе аны кибеткә ипи алырга җибәрә.

Сатучы, кызның 1-2 булка һәм көнбагыш алуын, карта белән түләп чыгып китүен хәтерли. Кыз бар янындагы камера язмасына да эләгә. Кадрлар якынча көндезге 3ләр тирәсендә төшерелгән. Соңрак, белгечләр ачыклаганда, кыз 17:00 сәгатьтә инде үлгән була. Аның мәетен 1 тәүлектән соң күрше бистәдәге яланда табалар. Баланың йөзе танымаслык булып ямьсезләнгән була.

«Аны мумия кебек җирләделәр. Йөзен ак марля белән капладылар. Аның тәнендә дистәләгән пычак ярасы иде. Уч төбе дә киселгән, күрәсең, кыйнаудан саклану өчен, ул учы белән йөзен каплаган булгандыр», – дип сөйләгән һәлак булган кызның туганы.

Җинаятьчене эзләү өчен Ростовтан тикшерүчеләр килә.

«Бөтен өлкә бездә җыелды инде. Үзебезнекеләр дә, килгән кешеләр дә», – ди туганы.

Берничә версия була. Башта, укучы кызны килгән берәр кеше үтергәндер дип уйлыйлар, чөнки кызның мәете табылган ялан трасса янында гына.

Шулай да, бу җинаятьне хуторда яшәүче берәр кеше кылганын да инкарь итмиләр. Күпләрне тикшергәннәр. Әмма менә 12 яшьлек Колядан – Динәнең дусты һәм ерак туганыннан – башта шикләнеп тә карамыйлар. Коля – яхшы гаиләдән, тыныч малай була.

«Әтисе шахтер, гаиләсе өчен тырыша. Әнисе дә тәртипле хатын. Әлбәттә, башта уйлап та карамадык инде», – дип сөйли Динәнең туганы.

Шулай да тикшерүчеләр шикләнелүче кешенең эзенә чыга. Шаһитларның берсе, Динә кибеттән чыккач, аны Коляның чакырып алганын исенә төшерә. Ә соңыннан яшүсмерләр малайга кунакка бара. Тикшерү версиясе буенча, ишегалдына кергәч, Коля кызның башына шлакблок белән суга, ә соңыннан берничә тапкыр пычак кадый.

Сорау алганда, яшүсмер башта карыша, әмма соңыннан җинаять кылуын таный. Ул Динәнең мәктәптә еш кына үзеннән көлгәнен, шаяртканын сөйләгән. Имеш, җинаять кылынган көнне дә Динә аңа, ничектер, башкача караган була. Малай сөйләгәнчә, аның ачуы чыккан һәм ул ерак туганын үз өенә чакырган. Кызны үтергәннән соң, ул аның мәетен якындагы яланга алып чыга.

«Хәзер ул өй арестында. Аягында беләзек, кайда булуын күзәтеп тору өчен кирәк. Өйдән генә укый. Хуторда аны беркем дә күрми. Ә Динә 1 ел кабердә ята. Тикшерү әле һаман да бара. Судның кайчан булачагы, аны утыртачаклармы, юкмы – әлегә билгеле түгел», – дип сөйләгән Динәнең туганы.

Аның сүзләренчә, Коляның әти-әнисе Динәне уллары үтерүгә ышана алмый. Хәзер алар да урамга сирәк чыга икән.

«Аларның берсе дә күренми. Кешеләрдән читләшәләр. Бу хәлләрдән соң әтиләрен шахтадан эштән куганнарын гына беләм. Хезмәт биржасында тора», – дип сөйләгән туганнары.

Динәнең әнисе дә эшеннән киткән. Кызын үтерелгәннән соң, ул үзен тулысынча төпчек улын тәрбияләүгә багышлаган.

«Олы кызы техникумга укырга кереп, күрше шәһәргә китте. Ә улы 1нче сыйныфка укырга керде. Дәресләрен карашырга да ярдәм итәргә кирәк, ашарына да әзерләргә кирәк», – дип сөйли Динәнең туганы.

Динәнең әнисен еш кына зиратта да күрәләр. Анда хәзер аның якын 3 кешесе рәттән ята: Динә, бала вакытында ук вафат булган тагын бер кызы һәм кызларның әбисе.

«Динә әнисенең һәм апасының төшенә еш керә. Ә менә әтисенә бер тапкыр да кермәгән. Бу якты, тыныч кыз бик кызганыч. Авыр туфрагы җиңел булсын», – дип сөйләгән туганнары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100