Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызын җирләгән Ленар Кәшафетдинов: «Сиңа салкын түгелме икән анда, кызым...»

news_top_970_100
Кызын җирләгән Ленар Кәшафетдинов: «Сиңа салкын түгелме икән анда, кызым...»
социаль челтәрләр

«Болгар Радиосы» һәм «Мәйдан» каналында продюсер булып эшләүче Ленар Кәшафетдиновның гаиләсенә күптән түгел генә бик зур кайгы килде – аларның 9 яшьлек кызлары йөрәк авыруыннан вафат булды.

Әти кеше өзгәләнеп кызын сагына, аның турында социаль челтәрләрдә язмалар, шигырьләр куеп бара.

«Сәмирәм минем, сагынабыз бит… «Апа кая?» – дип, сеңлең сине гел сорый, ашарга утыргач та, син утырган урындыкны «апаныкы» дип чыгарып куя. Төннәрен уянам да чыгып китәм, кызым, сине уйлап, кайгырып… Сиңа салкын түгелме икән анда, ашарыңа бар микән, дим... Әти-әнисез курыкмыйсыңмы икән дип, йөрәк ярыла, кызым…

Быел сиңа чәчәкләр бирә алмадым инде… Сиңа атап догалар укыдым. Кабул булсын, Аллаһның рәхмәте белән. Син минем фәрештәм, кызым.

Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен иде шушы авыр сынауны үтеп чыгарга. Вакыт узган саен авыррак», – дип яза ул.

Социаль челтәрдәге дуслары да Ленарның юату өчен сүзләр таба алмый.

«Язган сүзләрегез йөрәгемә тиеп, күз яшьләрем ага», «Догалар укып, хәерләр биреп торыгыз, Ленар. Кызыгыз өчен тәмле ашлар шул булыр», «Урыны җәннәттә булсын сабыйның. Башка мондый кайгылар күрергә язмасын», «Оҗмах кошы, гомерләре бигрәк кыска булган шул», – дип язалар, әти-әнисенә күркәм сабырлык тели алар.

Фото: ©

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100