Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызы туй алдыннан качып китү сәбәпле, кияү кәләшсез генә туй уздырган – моңсу видео

news_top_970_100
Кызы туй алдыннан качып китү сәбәпле, кияү кәләшсез генә туй уздырган – моңсу видео

Казахстан башкаласы Астанада гадәти булмаган туй узган. Кәләш туй алдыннан гына, кияүгә чыкмаячагын әйтеп, юкка чыга. Әмма кияү чакырылган кунакларны барыбер җыя һәм туйны уздыра.

Кунакларның үз-үзен тотышларына караганда, аларга туй ошаган.

Барысы да гадәттәгечә булган: тостлар, җыр-бию һәм туй торты. Алып баручы: «Син бүген зур бәйрәм билгеләп үтәсең – үзеңнең ирекле булуыңны», – ди һәм кияүгә ялгызына гына тортны кисәргә куша.

Егет тортны кискәндә, алып баручы, ирониясен яшермичә, туйда кияү белән кәләшкә әйтә торган сүзләрне җиткерә. «Бары тик иң-иң яхшысы...» – дип әйтә ул.

Егетнең әбисе исә: «Бүтән ашыгырга кирәкми», – дигән җыр җырлаган.

Видео күпсанлы караулар һәм комментарийлар җыйган.
«Егет куансын – алимент түлисе булмаган, байлыгыңны да тарткаламыйлар»;

«Егет молодец. Акчасын җилгә очырмаган, рәхәтләнеп ял иткән. Кәләш үз юлы белән китсен – сәбәбен ачыклаудан инде мәгънә юк»;

«Егет кызганыч инде»;

«Кире кызга карап бәйрәмне бозарга кирәкми»;

«Ирлек бурычын да ялгызы гына үтәгән микән?»;

«Мөгаен, бу юньсез егет нәрсәдер эшләгәндер инде. Тик торганда гына кыз ташламас»;

«Сәбәбе җитди булырга мөмкин инде, әмма барыбер бу – кызганыч хәл», – дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100