Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызыңныкы нечкәрәк бит» - инстачылар Зинира Рамазанованы токмач кисәргә өйрәтә

Инстачылар Зинира токмачны бик калын кисә дип саный.

news_top_970_100
«Кызыңныкы нечкәрәк бит» - инстачылар Зинира Рамазанованы токмач кисәргә өйрәтә
https://www.instagram.com/zinirarizat_official/

Ризат Рамазанов хатыны һәм кечкенә кызының токмач кисүен видеога төшергән. Инстачыларның бер төркеме әнисе кебек тырыш Айгизәгә сокланса, икенче төркеме Зинираның токмачны ничек кисүен тикшергән.

Бик күпләр җырчы токмачны бик калын кисә һәм кызын да дөрес кисәргә өйрәтми дип уйлаган. Уйлап кына да калмыйча, бу хакта комментарийларда ачыктан-ачык язганнар. «Әнисенә нәзегрәк кисәргә өйрәнәсе бар», «Кызыңныкы да нечкәрәк бит», «Айгизә, пычагың өстенә бармагынны алай куеп кисәргә өйрәнмә. Ничек өйрәнсәң, шулай китәр. Пычагыңны кысып тотып киссәң, үзеңә уңайлы булыр», «Бармакларын дөрес бөкләт, хәзер кисеп ала бит», — диләр Зинирага.

«Нечкә токмач нәрсәгә ярый соң ул? Аның тәмен дә сизмисең бит», «Башкорстанда токмачны шулай эре кисәләр, татарлар нечкә кисә. Гаепләмәгез, ничек булса да, үзләренә ашарга бит», — дип яклаган кайберәүләр җырчыны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100