«Кызы байлыкта яшәсә дә, үзе фәкыйрьлектә вафат булды…»
Рушания апаның ни өчен мондый тормыш сайлаганын беркем дә аңламый иде. Бай кызы була торып, ул очын-очка ялгап яши…
Рушания кызы Резидәне ялгызы гына үстерде. Кызы бик акыллы, тәртипле булды, алар гел бергә булдылар, ике дус кызны хәтерләттеләр. Ә соңыннан бу гаиләдә ниләр булганы табышмакка тиң. Алар яшәгән район үзәге кечкенә, бар кеше дә бер-берсен белә диярлек. Бистәдәге бөтен кеше аларның тарихын белә иде һәм барысы да Рушания апаның үзен сәер тотуы турында уйдырмалар, әллә нинди акланулар уйлап чыгарды. Рушания апа авырып урынга калгач, кызы Резидә ярдәм итәргә теләп әнисенә ялынды, ялварып елады. Әмма Рушания апа «Юк!» дип кырт кисте.
«Әни, ни өчен? Сиңа шулкадәр нәрсә эшләдем мин, ничек рәнҗеттем сине, аңламыйм?» — дип өзгәләнде Резидә.
«Берни дә эшләмәдең. Кичер, кызым, син моны белергә тиеш түгел…» — диде әнисе.
Рушания апа бу серне үзе белән кабергә алып китте. Әмма Резидә ничек итсә итте, чын дөреслекне белә алды…
Резидәнең балачагы белән бәйле бик күп матур истәлекләре бар. Әнисе аны ел аралаш булса да диңгезгә алып барырга тырыша иде. Шунда кояшта кызган тәннәрен чиратлашып кефир яки каймак белән сылыйлар, үзләре бер-берсенә карап шаркылдап көлешәләр иде. Әбисе янына авылга кайтулар, иртә таңнан кичкә кадәр көтү көтүләре. Әнисе, әбисе белән төрле-төрле камыр ризыклары пешерүләр…
Әмма аның балачагыннан калган сәер истәлекләр дә бар иде.
Әле хәтерли, берсендә бик каты авырып китте. Дәресләрдән соң классташлары белән елгага тимераякта шуарга бардылар. Кинәт кенә боз ярылып, Резидә суга төште, шөкер, тирәнгә чуммады, әмма бик курыккан иде ул вакытта. Җеп бөртексез калып суга чыланды, йөгереп өенә кайтып җиткәнче салкын сөякләренә кадәр үткән иде. Ул вакытта әнисе аны бөтенләй ачуланмады. Кызының тәнен спирт белән уды да, кура җиләге кайнатмасы белән чәй эчерде.
Ә соңыннан ниләр булганын Резидә хәтерләми диярлек, аның температурасы күтәрелде һәм әнисе табиб чакыртты. Резидә бары тик бөтен тәненең ут булып янганын, әнисенең маңгаена юеш сөлге куйганын, тирдән лычма булган урын җирне алыштырганын гына хәтерли. Табиб килде, кызны карады, әнисе белән нидер сөйләштеләр. Әнисе аңа бик тынгысыз йоклавын, саташуын, куркыныч төшләр күргәнен сөйләде.
Әмма Резидә үзен черем итеп алган кебек кенә хис итте, ләкин соңыннан кемдер килгәч тагын уянды. Бу кешенең аның янына килеп утыруын хәтерли кыз. Ул кеше Резидәдән нидер көткән кебек тоелды, әмма кыз селкенә дә, ләм-мим бер сүз дә әйтә алмады. Бу кеше торып басты да, Резидәне маңгаеннан үбеп китеп барды…
Иртән уянгач әнисеннән үзләренә кем килүен сорады. Ә әнисе бары тик табибның гына килүен, башка беркем дә булмаганын әйтте. Ә Резидә ниләр күргәнен сөйли башлагач, моны бары тик куркыныч төш кенә булгандыр дип әйтте. Резидә бу турыда бәлки оныткан да булыр иде, әмма берничә ел узгач ул тагын шундый ук төш күрде.
Бу вакытта ул Илшатны очраткан иде. Илшат белән алар институтның студентлар тулай торагында танышты. Ул кичтә зур компания белән Резидәнең туган көнен бәйрәм иттеләр. Бәйрәм итәргә Резидәнең группадаш кызларының бүлмәсендә җыелыштылар, этаждагы егетләрне дә чакырдылар. Табын кордылар. Кемгәдер әти-әнисе колбаса җибәргән, кемдер помидор, сыр алып килде, бәрәңге пешерделәр. Егетләрне кибеткә эчемлек алырга чыгарып җибәрделәр. Ул вакытта яхшы гына бәйрәм иттеләр алар.
Резидә тулай торакта дус кызларының бүлмәсендә йоклап калды. Иртән уяна алмады, будильникны да ишетмәгән, беренче парага йоклап калган иде, шуңа күрә институтка бөтенләй барып тормаска булды. Йокылы-уяулы килеш коридорга чыккач, Илшатка тап булды. Ул аның дус кызлары белән күрше бүлмәдә яши иде, алар кичә кич таныштылар һәм Резидә Илшатның гел үзенә карап торуын сизгән иде.
«Сәлам, туган көнче! Нәрсә, паралар булмыймы әллә?» — дип елмайды кыз.
«Уф, кит әле», — дип мыгырданды кыз.
«Кара, нишләп син безнең тулай торакка сирәк кунакка киләсең?» — дип дәвам итте Илшат.
«Монда килеп нәрсә эшләргә соң миңа? Сез гел эчәсез генә бит», — диде Резидә.
«Кем эчә? Менә кичә мин бер тамчы да капмадым. Ә менә син эчтең дә миңа бәйләнә башладың, әмма мин үземне чын егетләрчә тоттым», — дип күз кысты Илшат.
«Кит әле, җүләр! Алай булмады, мин барысын да хәтерлим. Менә син ул миннән кич буе күзеңне дә алмадың», — дип усалланды Резидә.
Илшат оялып кына елмаеп куйды.
Резидә егетне ошатты. Илшат акыллы, йөзгә дә матур гына егет.
Соңыннан алар очрашып йөри башлады. Бергә төн уздырдылар. Резидә берничә мәртәбә йөклелекне ачыклый торган тест ясады. Әмма алар төрле нәтиҗә күрсәтте. Шуннан соң алар Илшат белән хастаханәгә барырга булды. Табиб Резидәнең авырлы булуын әйтте. Нәкъ шул вакытта Резидә Илшатны сайлап ялгышмавын аңлады. Егет шундук язылышырга тәкъдим итте, әти-әнисе белән сөйләшергә кирәк диде, алар ярлы кешеләр түгел, ярдәм итәрләр, барысы да яхшы булыр дип кызны тынычландырды. Әнисе бу юлы да кызын ачуланмады, Рушания апа барысын да аңлый иде, кызына кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты.
Рушания апа Резидәне олыгаеп, кырыктан соң гына тапты. Хәзер дә ул оныклары тууга бик риза. Бу сөйләшүдән соң Резидә әнисен булачак баласының әтисе — Илшат белән таныштырырга карар кылды.
Әнисе телне йотарлык гөбәдия, бәлеш, токмачлы аш пешереп табын әзерләде. Рушания апа Илшатны бик ошатты, ә Илшатка булачак әби ошады. Бу очрашудан соң барысына да ничектер җиңел булып китте, аеруча Резидә җиңел сулап куйды. Ул инде 18 яшендә әни булудан ул кадәр курыкмый иде. Илшатның әти-әнисе тыйнаграк булды, артык ачылып китмәделәр, әмма Резидәгә барыбер иде. Илшат әлегә эшләми, шуңа күрә ул әти-әнисенең үзенә дә, Резидәгә дә ярдәм итүләрен тели иде.
«Акча алар өчен проблема түгел. Ләкин алар бар нәрсәгә дә үземнең ирешүне тели, мин дә моңа каршы түгел. Әмма хәзер башкачарак хәл бит, көтеп торырга вакыт юк», — диде Илшат.
Резидә булачак кайнатасы белән кайнанасының үзен бик өнәп бетермәвен сизә иде. Алар бу хәлләрдә Резидәне гаепләгән кебек. Имеш, кыз кияүгә чыгар өчен махсус шулай эшләгән. Әмма кызның алар белән яшисе юк. Ул аларга булачак иренең әти-әнисе итеп, хөрмәт белән генә карый.
Ләкин бу вакытта Резидә белән Илшатка әти-әни булырга язмаган иде. Берсендә Резидә ялларга әнисе янына кайткач, хәлсезләнеп китте. Рушания кибеткә чыгып китте, ә кайткач аңсыз яткан кызына тап булды, шундук ашыгыч ярдәм чакыртты.
Резидә хастаханәдә уянып китте. Аның янында әнисе һәм Илшат утыра иде. Резидә берара нәрсә булганын аңламый торды, аннан әнисеннән сорады. Резидәнең баласы төшкән иде. Илшатның күзләрен яшь томалаган, үзе Резидәнең кулын кысып тоткан килеш утыра. Резидә:
«Менә хәзер миң өйләнмәсәң дә була», — диде.
«Ләкин мин сиңа өйләнергә телим, мин сине яратам», — диде Илшат.
Шул вакытта Рушания егетне кочаклап алды.
Ә соңыннан Резидә исенә төшерде. Ул теге вакытта, кечкенә чыгында авырганда күргән кешене күрде бит! Ул кабат аның янына килде, янында утырып торды һәм китеп барды. Әнисе моның бары тик төш кенә булуын аңлатты. Резидә хастаханәдән чыгып киткәндә шәфкать туташыннан үзе янына тагын берәрсе килмәдеме дип сораштырды.
«Хәтерләмим дә инде, бәлки берәрсе килгәндер дә. Ул кичтә кеше бик күп иде. Гафу, искә төшерә алмыйм», — дип җавап бирде шәфкать туташы.
Резидә үзе янына кем килгәнен белә алмады. Әмма ул янында кемдер килгәненә ышана иде.
Берничә айдан соң алар Илшат белән өйләнеште. Резидәнең зурдан купмый гына туй уздырасы килде. Әти-әниләрен һәм якын дусларын гына чакырып бәйрәм иттеләр. Аларның Илшат белән гаилә тормышы җиңел башланды.
Кайнанасы белән кайнатасы да Резидәгә башкача карый башлады. Улларының бу кызны ни өчен яратканын аңладылар, алар да кызны ярата башлады. Кайнатасы белән кайнанасы яшь гаиләгә булдыра алганча ярдәм итте. Аларны азындырмадылар, фатир да, кыйммәтле җиһазлар да бүләк итмәделәр, әмма яхшы тормыш өчен акча эшләргә мөмкинлек тудырдылар. Башта, укуын бетергәнче үк, Илшатка яхшы эш табарга ярдәм иттеләр, ул ярыйсы гына акча эшли башлады. Резидә белән бергә фатир яллап яшәргә, башкасына да акчасы җитеп барды. Берничә елдан соң Илшат керемен берничә тапкырга арттыра алды.
Резидә институтны бетергәч, Илшатның әти-әнисе аңа да яхшы эш табарга булышты. Ире белән икесе дә эшләгәч, үз фатирларын алу турында уйлана башладылар.
Әмма шушы вакытта Резидәнең әнисе белән сәер хәлләр була башлады. Берсендә Илшат белән Резидә Рушания апага ноутбук бүләк итәргә уйлады. Моны бик уңайлы булыр дип уйладылар, чөнки телефоннан гына түгел, ә интернет аша да аралашырга мөмкинлек булыр иде. Әмма берничә көннән соң әнисе янына кайткач, Резидә ноутбукның юкка чыкканын күрде. Әнисе ялгыш аны төшереп ватуын әйтте. Резидә аптырап калды, аның әнисе бик ипле кеше, ноутбукның ватылуы турында берни әйтмәве дә сәер тоелды.
Ә соңыннан Рушания апа үзен тагын да сәеррәк тота башлады. Резидәнең әнисенә акчалата ярдәм итү мөмкинлеге барлыкка килгәч, Рушания апа катгый баш тарта иде. Пенсиям җитеп бара дип кызыннан берни дә алмады. Резидә әнисенә бүләкләр бирергә тырышып карады, әмма алар сәер генә юкка чыга иде. Ә әнисеннән бу хакта сораштыра башласа, гел шаяртуга борып җибәрә, яшь бара-бара таркауга әйләндем инде, дип сүзне кирегә бора иде.
Рушания апаның сәламәтлеге какшагач, хәтта ызгышка кадәр барып җитте. Резидә әнисенә берничек тә ярдәм итә алмады, Рушания апа кызыннан акча алмады, яхшы клиникага бармады, ә Резидә белешкән тәҗрибәле табибны куып җибәрде. Шул вакытта инде Резидә түзмәде, кызып китте, әнисе белән әйткәләште. Үз сәламәтлегенә дә шулай битараф булгач, акылы киткәндер дип уйлады.
Хәтта берникадәр вакыт аралашмадылар да, Резидә әнисенең хәле турында күршеләреннән белешеп торды.
Рушания апа тагын да ярлырак яши башлады, пенсиясе бары тик ризыкка һәм даруга гына җитә иде. Рушания апа күз алдында сүнеп барды. Илшат аның белән сөйләшергә дә килгән иде, әмма берни дә ярдәм итмәде. Шулай фәкыйрьлектә вафат булды Рушания апа…
Әнисен җирләгәннән соң, Резидә әнисенең әйберләрен караганда догалар язылган кечкенә китап тапты. Тышлыгының арткы ягында кемнеңдер өй телефоны язылган иде. Резидәнең йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Ул башта Илшат белән сөйләшергә булды һәм авырган вакытында янына килгән теге сәер кеше турында сөйләде. Дога китабына язылган чит номерны күргәч, башына бер генә уй килде — бу әтисе.
Әнисе Резидәдән әтисе турында гел яшереп килде. Шулай да берсендә ялгыш кына ишетте. Күрше хатыны әнисен өйләнгән ир-ат белән чуалуы өчен гаепләде. Ул вакытта Резидә әнисенең очрашып йөргән кешесе бардыр дип уйлады. Әмма хәзер ул барысын да аңлады. Әнисе Резидәне өйләнгән ир-аттан тапкан, күрәсең, ул гаиләсеннән китмәгән һәм әнисе шуңа күрә аның турында берни дә сөйләмәгән. Ә Резидә каты авыргач, кызы янында булырга теләгән һәм аның янына килгән. Бәлки шулай да булгандыр, диде Илшат. Әмма китапта язылган номерга шалтыратмыйча, Резидә чын дөреслекне белә алмаячак иде…
Икенче көнне Резидә дога китабын карап, кулында әйләндереп утырды да, ниһаять, шалтыратырга базды. Ул иске генә телефон аппараты янына килде, номерны җыйды. Беркем дә җавап бирмәде.
«Исәнме, Резидә», — кинәт кенә хатын-кыз тавышы ишетелде.
Резидә югалып калды.
«Исәнмесез, сез минем Резидә икәнемне каян беләсез?» — дип сорады.
«Беләм. Мин синең әниеңне бик яхшы белә идем, миңа бу номердан ул шалтырата иде, ул вафат, димәк, син шалтыратасың. Синең нәрсәдер беләсең киләме? Сора», — диде таныш булмаган хатын-кыз.
«Сез кем?» — дип дулкынланып сорады Резидә.
«Мин синең гаиләңнең дусты, мин әниеңә ярдәм иттем. Минем исемем — Мәгъсүмә, мин багучы», — диде ул.
«Нинди багучы тагын? Нинди әкият сөйлисез миңа?» — диде Резидә берни аңламыйча.
«Менә шундый гади багучы. Тагын нәрсә сорарга теләдең?» — диде багучы.
«Мин авырган вакытта минем янга сез килә идегезме?» — дип сорады Резидә.
«Әйе», — дип җавап бирде Мәгъсүмә.
«Әни соңгы елларда сезнең аркада үзен шулай сәер тота башладымы?» — дип сорады Резидә. Аның тизрәк бу сәер хәлләргә ачыклык кертәсе килә иде.
«Юк, минем аркада түгел. Ул үзе шулай теләде», — диде багучы хатын.
«Ни сөйлисез? Ничек инде үзе шулай теләде?»
«Әниең синең бик бәхетле тормышта, бернигә дә мохтаҗ булмыйча, бай яшәвеңне теләде. Мин синең янда хастаханәдә булганда, әниең миңа үзенең теләге турында әйтте. Ул теләгәннәрнең барысы да булачак дидем, әмма моның өчен ул синең гаиләңнән беркайчан да, бернәрсә дә алмаска тиеш иде», — дип сөйләде багучы.
Резидә күзләренә яшь тулып, телефонны ташлады. Әнисе ничек шулай эшли алган? Ничек шушы әкияткә ышана алган? Ничек шундый зирәк, акыллы хатын-кыз шушы шарлатанның сүзләренә ышана алды икән? Нәрсә өчен соңгы көннәрен шундый фәкыйрьлектә уздырды…
Өенә кайтканда Резидә үзенә дә, әнисенә дә, теге сәер багучыга да бик ачулы иде. Барысын да Илшатка сөйләде, ире аны тыңлаганда бер сүз дә әйтмәде. Бу аның өчен дә шок иде. Илшат елаган хатынын кочагына алды да, булган хәлләрне аңларга тырышты. Ул Рушания апаның кызына булган мәхәббәте турында уйлана иде. Әгәр бу хәлләрне чын дип күз алдына китерсәң? Нәкъ менә шул багучы Резидәгә терелергә, байлыкка ирешергә, бәхетле булырга ярдәм иткән булса? Рушания апа бер мизгелгә дә шикләнмәгән, үз вәгъдәсен бозмаган, хәтта үз сәламәтлеген, гомерен корбан иткән. Бары тик кызының гына тормышы яхшы булсын…
Илшат Резидәнең күзләренә карады да:
— Безгә моңа ышанмасак та була, әмма синең әниең ышанган. Һәм хәзер кемнең дөрес булуы, хакыйкатьнең кайда булуы бөтенләй мөһим түгел. Иң мөһиме — ул сине ничек яраткан. Исеңдәме, безнең барысы да яхшы булуын күргәч, ул ничек куанган иде, ул үзе биргән вәгъдәнең көченә ышанган һәм синең тормышны яхшырак итә алуы белән бәхетле булган. Әйе, ул синең акчадан баш тартты, әмма синең яратуыңнан баш тартмады. Син аңа үз мәхәббәтеңне бирдең, ә ул шуның өчен яшәде.
Илшат хатынын кочаклады да, колагын аның эченә куйды.
«Тибенә», — диде елмаеп.
Резидә дә елмаеп куйды.
«Ул да бәхетле булачак, чөнки без аңа үз мәхәббәтебезне бирәчәкбез», — диде Илшат яраткан хатынын кочаклап.