Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызы барлыгын 10 ел узгач кына исенә төшергән...»

news_top_970_100

Фәнүзә апа – бик мөлаем, ягымлы ханым. Без аның белән йортыбыз янындагы паркта таныштык. Ул 11 яшьлек оныгы Диана белән ялларда шунда һава суларга чыга.

Без инде 2 ел чамасы таныш, минем кызым да Диана белән уйнарга ярата. Кызларның яшь аермасы шактый зур – 6 ел булса да, уртак телне тиз таптылар, хәзер гел бергә уйнап, аралашып йөриләр.

Фәнүзә апа оныгын туганнан бирле үзе тәрбияли. Кызның тәрбиясенә тел-теш тидерерлек түгел, Диана – бик мәрхәмәтле, тыңлаучан һәм ягымлы кыз. Фәнүзә апаның кызы Рамилә Диананы 19 яшендә тапкан һәм бала тапканнан соң ук өеннән чыгып киткән. Аның бала карап ятасы килмәгән, әле тормышы яңа башланып кына килә, ә бала аны өйгә «бәйләп» куячак, дип уйлаган яшь әни. Ә аңа ирек һәм күңел ачу кирәк.

10 ел эчендә Рамилә бары тик 3 мәртәбә генә өенә кайтып киткән. Кызына карата ярату та, бәйлелек тә тоймаган ул.

Ә Диана әбисен бик ярата, аны һәрвакыт тыңлый. Алар арасында бик көчле бәйләнеш барлыгы әллә каян сизелеп тора.

Фәнүзә апа һәм Диана белән кыш буе диярлек күрешмәдек. 2 атна элек кабат паркта очраклы гына күрештек.

Әмма Диана бик үзгәргән. Кыз дорфаланган, сүзне тыңламый, тиз кызып китә.

Фәнүзә апа да Дианадагы үзгәрешләрне сизгәнемне аңлады. Диана минем кызымны үпкәләткәч, Фәнүзә апа оныгының нишләп шулай кылануын сөйләде. Аларның тормышында зур үзгәрешләр булган икән. Диананың әнисе кайткан. Рамилә кызы барлыгын исенә төшергән, аның белән мөнәсәбәтләрен җайларга тели. Әмма Диана әнисенә карата бернинди ярату хисе дә кичерми, үз әнисенә ышанмый һәм аның белән бергә яшәргә теләми.

Хәзер Рамиләнең яшәр урыны юк икән, әле эш тә тапмаган. Фәнүзә апа да кызын куып чыгара алмый, эш тапканчы, үзләре янында яшәп торырга рөхсәт иткән.

Ә Диана моңа каршы, кайчандыр үзеннән баш тарткан, тууга ук ташлап чыгып киткән әнисе белән яшәргә теләми. Диана әнисен кичерә алмый, ә хәзер әнисенә үзләренә калырга рөхсәт иткән өчен әбисенә дә үпкәле.

Фәнүзә апа, оныгы белән кызының мөнәсәбәтләре җайланыр, дип өметләнә. Рамилә яхшы әни була алыр, дип уйлый әле ул, әмма Диана гына моңа ышанмый икән.

Диана әнисе белән бөтенләй аралашмый, ди, әнисен бар дип тә белми икән. Әбисенә дә үпкәле, ачулы.

Диана әнисе эш табар һәм алар яныннан тизрәк күченеп китәр, дип өметләнә.

Диананың әбисе белән дә мөнәсәбәтләре бозылган.

Шулай да, бу очракта, Диана кызганыч. Бала үз әнисенә ышанырга курка, кабат үзен сатарлар, дип курка ул. Фәнүзә апа да жәл, ул да үз кызы үзгәргәндер, хәзер аңа баласын тәрбияләүне ышанып тапшырырга була, дип ышанырга тели, тик кабат ялгышудан да курка.

«Дзен» сайтыннан тәрҗемә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100