Җырчы Иркәнең кызы Айсылу социаль челтәрдә әнисенә соклануын белдереп видео урнаштырган.
«Әни әле бер сәгать элек кенә капельница астында ята иде. Әлеге минутта исә, берни булмагандай, тере тавышка концерт куя. Сер бирми, кыскасы», – дип язган Айсылу.
Кызы сүзләренчә, Иркә – чын артист һәм үз эшенең остасы. Айсылу әнисенең үзе өчен бик зур үрнәк булуын да әйтә.
«Әнием мине беркайчан да бирешмәскә өйрәтте. Күз алдыңда шундый мисал булганда ничек итеп бирешәсең инде?» – ди ул.
Айсылу – Иркәнең иң олы кызы. Ул укуын уңышлы тәмамлап, бүгенге көндә әнисенә иҗади эшчәнлегендә, гастрольләрен оештыруда зур ярдәм күрсәтә. Иркә интервьюларында кызының үзе өчен төп терәк, таяныч булуын әйтә һәм аның белән чиксез горурлануын яшерми.
