Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызу көннәрдә арымас өчен киңәшләр

news_top_970_100
Кызу көннәрдә арымас өчен киңәшләр
Салават Камалетдинов, архив

«Ватаным Татарстан» газетасында кызу көннәрдә арымас өчен киңәшләр чыкты.

1. Эсседә организмга бик күп су кирәк, моны һәркем белә. Шуңа күрә су балансын даими саклап торырга кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кешегә көненә 1 килограммга 30 миллилитр су эчәргә киңәш итә. Димәк, мәсәлән, 100 килограммлы ир-ат 3 литр су эчәргә тиеш, дигән сүз. Каһвә, чәй, морс, сок түгел! Чиста су.

2. Кысып тормаган, сулый торган тукымалардан (мамык, ефәк, батист, җитен) ясалган киемнәр киергә киңәш итәләр. Синтетика һава әйләнешенә комачаулый һәм җылылыкны саклый торган була. Мондый кызуларда урамга баш киеменнән башка чыгарга ярамый!

3. Эссе вакытта туклануга да игътибар итәргә кирәк. Әйтик, җиләк-җимеш белән дус булсак та, аларны иртәнге якта ашау кулайрак, диләр. Әфлисун, кавын, виноград, груша һәм башка җиләк-җимешләр булырга тиеш рационда. Әче җимешләр – крыжовник, карлыганга өстенлек бирү сорала. Майлы балык яки итне парда пешкәненә алыштырырга тәкъдим итәләр. Ашкайнату өчен авыр саналган ризыкларга «юк» дияргә кирәк. Сөт продуктларына сак карау зарур. Хәмер турында бөтенләй онытасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100