Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызны машинага сөйрәп кертте»: Үсмер малай тугыз яшьлек кызны җинаятьчедән коткарган

«Улым кечкенә һәм ябык булса да, батыр ул», — дип горурлана малайның анасы.

news_top_970_100
«Кызны машинага сөйрәп кертте»: Үсмер малай тугыз яшьлек кызны җинаятьчедән коткарган
https://pixabay.com/

Иркутск шәһәрендә 9 яшьлек кызны бер ир-ат урлап алып китеп, көчләмәкче булган. Сабыйны 16 яшьлек үсмер малай коткарган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

23 ноябрьдә җинаятьче ир-ат тугыз яшьлек кыз баланы машинасына утыртып алып китә. Вячеслав исемле малай баскетбол тренировкасыннан өенә кайтып бара. Шул чакта ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетә. Ул бу ир-атның нәни кызны машинага сөйрәп керткәнен күрә.

Якында гына 28 яшьлек Глеб исемле егет үз машинасын төзәтә. Вячеслав тиз генә Глебны ярдәмгә чакыра һәм алар бергәләп җинаятьчене куып китә.

«Мин өйгә ашыга идем. Туктап торган машинаны күреп алдым. Аннан кара киемле ир-ат чыкты. Ул алга таба барып карады.Тирә-юньне тикшерде, аннары машинасы янына китте. Мин аны очраттым. Ир-ат битен яшерде. Мин рельсларга кадәр 100 метр чамасы ераккарак киттем дә тавыш ишетеп алдым. Ир-ат бер кызны машинасына утыртып маташа иде. Почмакта Глеб тора. Мин аның янына чаптым, баланы урлыйлар дип әйттем. „Син төгәл беләсеңме, аны чыннан да урлыйлармы“, — диде Глеб. „Әйе“, — дидем. Без кызга ярдәм итәргә чаптык», — дип искә төшерә Вячеслав.

Үсмер малай һәм егет кеше җинаятьче артыннан йөгерә. Алар машина янына килеп җитүгә, җинаятьче газга басып, куып китеп бара. Глеб Вячеславка үз машинасына кереп утырырга куша һәм алар баланы урлаган кеше артыннан китәләр.

«Йөртүче машинасын эчтән бикләде һәм агач кисә торган урынга китте. Ул кызны шунда төшереп калдырды. Кире килгәндә, ул тукталды. Аның белән бала юк иде инде. Без кызны алырга киттек. Бала безгә каршы килә иде. Кыз елап беткән. Җинаятьче аңа су эчәргә тәкъдим иткән һәм машинага сөйрәп утырткан», — дип сөйли Вячеслав.

Глеб белән Вячеслав кызны әти-әнисенә илтеп биргән.

Россия Тикшерү комитетының Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, Росгвардия хезмәткәрләре 48 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Кыз баланы урлаучыны ориентировка буенча тапканнар. Бу кеше инде ике тапкыр хөкем ителгән. Ул сексуаль характердагы җинаятьләре өчен утырган. 2017 елда иреккә чыккан. Хәзер бу ир-ат сак астында.

16 яшьлек Вячеславның әнисе белән РЕН ТВ хәбәрчесе аралашкан. Әни кеше улы белән горурлануын әйтә. Наталья сүзләренчә, улы өйгә кайтып бу хәлне сөйләгәч, башта ул бик борчылган.

«Мин аннан „шул вакытта ни уйладың соң“, дип сорадым. „Бала турында уйладым, башка берни дә уйламадым. Аның артыннан куып җитәсе килде“, — диде ул. Улым кечкенә һәм ябык булса да, батыр ул. Безнең гаилә шундый инде — озак уйлап тора белмибез, аның тәрбиясе шул, авыр вакытта ярдәм итәргә кирәк, уйлавын аннары уйларбыз. Шок булды инде — районыбыз тыныч, мондый хәл бер дә булганы юк иде», — дип сөйли Вячеславның әнисе.

Наталья сүзләренчә, тугыз яшьлек кызның гаиләсе коткарган өчен акча, бүләкләр тәкъдим иткән. Ләкин алар барыннан да баш тарткан.

«Берни алмадык, бу бит тормыш бәясе, моның өчен беркемгә түлисе түгел, нормаль булган һәр кеше шулай эшләр иде», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100