Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызмы-малаймы, яңа чабылган печән ислеме: Баллы карбызны ничек сайларга?

Кызмы-малаймы, яңа чабылган печән ислеме: Баллы карбызны ничек сайларга?

news_top_970_100
Кызмы-малаймы, яңа чабылган печән ислеме: Баллы карбызны ничек сайларга?
Карбыз сайлаганда беренче эш итеп календарьга карагыз. Карбыз августның икенче яртысыннан сентябрь азагына кадәр өлгерә торган җиләк-җимеш. Иртә өлгергән карбызда нитратлар күп була.

Карбызны кибеттә яки махсус сәүдә үзәкләрендә генә алырга ярый. Җимешләр җир өстеннән 15 см дан да кимрәк булмаган биеклектәге урында торырга тиеш. Җимешләрдәге күренми торган микроярыклардан зарарлы микроорганизмнар кереп тулмасын өчен шулай булырга тиеш.  Юл кырыендагы сату урыннарыннан карбыз ала күрмәгез. Аларга юлдагы автомобильләрдән чыккан зарарлы матдәләр сеңә.

Сатуга кисеп куелган карбызлар микрорганизмнар "мыжлап тулган" була. 

Карбыз тышында ярыклар, җимерекләр, батынкы урыннар булмасын.

Ачык һәм аермачык күренеп тора торган полосалар карбызның өлгергәнлеген күрсәтә торган билге була. Карбыз кабыгы ялтырап торса, агач кебек каты булса, аны тырнак белән тишеп булмаса, җимеш өлгергән дигән сүз.

Карбыз тышын ышкып карагыз, өлгереп җитмәгән карбыздан яңа чабылган печән исе килеп торачак.

Койрыгы кибеп беткәч, карбыз өлгергән була. Чөнки җимеш өлгергәч, ул җирдән дым тартмый башлый да койрыгы үзеннән-үзе кибеп төшә. Койрыгы яшел булса, карбызны өлгермәгән килеш өзеп алганнар дигән сүз. Өлгергән һәм өлгермәгән койрык арасында зур аерма бар: өлгергән карбыз койрыгы тиз сына, өлгермәгән җимешнеке йомшак була.

Бик зур карбызны үстерү өчен гадәттә нитрат кулланган булалар. Вак карбызлар баллы булмый. Уртачасын сайлагыз.

Өлгергән карбызга суккалагач, аннан яңгыравык тавыш килә.

Карбыз "кыз яки малай" була. "Кыз" карбызның аскы өлеше бик яссы, көрән төсле түгәрәкле була. "Малай" карбызның аскы өлеше кабарып тора, андагы түгәрәк бик кечкенә генә була. Иң баллысы "кыз"-карбызлар, аларда орлыклар да аз була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100