Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызларын үтереп, иттарткычтан чыгарган ата белән анага хөкем карары чыгарылды

news_top_970_100
Кызларын үтереп, иттарткычтан чыгарган ата белән анага хөкем карары чыгарылды

Ростов-на-Дону шәһәрендә 8 айлык балаларын вәхшиләрчә үтергән ата белән анага хөкем карары чыгарылды, дип яза «Don Mash».

Яков Майбородага прокурор 20 ел катгый режим, хатыны – 23 яшьлек Анастасиягә 13 ел сораган иде. Суд Яковны 15 ел катгый режимга, хатыны Анастасияне 13 елга хөкем итте. Судтан соң Яковтан «кем гаепле?» дип сорагач, ул хатынына таба төртеп күрсәтә.

Судта ир белән хатын төрле версияләр сөйли. Бу фаҗига 2023 елның апрелендә була. Тикшерүчеләр фаразынча, талашканда, Яков хатыны Анастасиягә типмәкче була, әмма, ялгыш, кызының башына эләгә. Кыз үлә. Җинаятьне яшереп калыр өчен, ир белән хатын кызларын кисәкләргә турый һәм пакетларга салып, төрле җирләргә ташларга уйлый. Аннары алар кызларының мәетен өлешчә иттарткычтан чыгара.

Кызның анасы шалтыратып, балаларының югалуын хәбәр итә. Полиция суыткычта кызның җәсәде калдыкларын күрә, һәм ир белән хатын кулга алына.

Судта ир белән хатын баланы үтермәүләрен әйтәләр. Присяжныйларның бишесе ирне «гаепле» ди, өчесе киресенчә уйлый, сигез присяжный да «Яковка җәзаны йомшартырга кирәк» дигән фикердә була. Анастасияне исә җиде присяжный гаепле дип санаган, берсе каршы булган. Бишесе генә «аның җәзасын йомшартырга мөмкин» дип санаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100