news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кызларыгызны саклагыз» - Үсмерләр гинекологы киста барлыкка килү сәбәпләрен аңлатты

news_top
«Кызларыгызны саклагыз» - Үсмерләр гинекологы киста барлыкка килү сәбәпләрен аңлатты
Фото: ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

Ни өчен 6-9 яшьлек кызларның күкәйлекләрендә кисталар чыга һәм бу куркынычны ничек күз уңыннан ычкындырмаска? Чаллының Кама балалар медицина үзәге үсмерләр гинекологы Наталья Гиниатуллина аңлата.

Фото: © "Челнинские известия" газетасы

Наталья Исхаковна, 6-9 яшьлек кызларның күкәйлекләрендә кисталар барлыкка килү нәрсәгә бәйле? Нинди куркыныч факторлары бар?

6-9 яшьлек кызларда шешләр барлыкка килү сирәк очрый һәм күбесенчә алар тумыштан килә. 10-15 яшьләрдә ешрак ачыклана, чөнки бу җенси өлгерү чоры һәм процесста өзеклекләр функциональ кисталар барлыкка килүгә сәбәп була.

Тумыштан килгән кисталарның куркыныч факторларына әни кешенең анамнезындагы генетик яктан бирешүчәнлек, өзлегүләр, йөкле вакытта йогышлы процесслар кичерү, гормональ препаратлар кабул итү, абортлар керә.

10-15 яшьлек үсмер кызлар өчен куркыныч факторларына килгәндә исә, бу күремнең иртә башлануы һәм ел дәвамында аның ритмы бозылу, артык авырлык, эндокрин система патологиясе.

Авыруның башлангычын күз уңыннан ычкындырмас өчен әти-әниләр нинди билгеләргә игътибарлы булырга тиеш?

Иң элек бил тирәсендә авырту һәм аның аякларга төшүе, янбаш сөяге турысында авырту. Бәвел чыгарганда уңайсызлык, авырту, цикл бозылу, температура күтәрелү, артык нык ару, эчәклек эшчәнлеге бозылуны да игътибарсыз калдырырга ярамый.

Фото: © Михаил Захаров, "Татар-информ"

Төгәл диагноз билгеләү өчен нинди тикшеренүләр кирәк һәм аларны никадәр еш кабатларга?

Тикшеренүнең төп ысулы – кече оча әгъзаларына УЗИ ясату. Катлаулы очракларда аның төгәл урынын һәм зурлыгын билгеләү өчен МРТ да билгелиләр. Функциональ киста булганда УЗИны 2-3 айга бер мәртәбә ясыйлар. Тумыштан килә торганнарының үсешен ярты елга бер тикшерәләр. Шеш тиз үсә һәм күләме зурая икән, хастаханәгә яту һәм хирургик дәвалану таләп ителә.

Шешләр барлыкка килүне кисәтеп буламы? Туклануда, режимда һәм физик активлыкта ниләрне үзгәртергә?

Юк, кисәтеп булмый, әмма куркыныч факторларын юкка чыгарырга мөмкин. Моның өчен туклану режимын, йокы һәм ял режимын, уртача физик йөкләнешне сакларга, дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнергә, иртәләрен зарядка ясарга, саф һавада йөрергә кирәк. Башка белгечләр: эндокринолог, хирург, педиатр консультациясе дә мөһим.

Нинди очракларда кыз балага операция таләп ителә һәм ул киләчәктә аның репродуктив функциясенә тәэсир итә аламы?

Шешләрне дәвалаганда консерватив һәм оператив алымнарны билгеләргә кирәк. Күкәйлекләрдә функциональ киста булганда УЗИ контролендә эндокрин система эшен нормальләштерүгә юнәлгән күзәтү һәм дәвалау уздыралар. Кискен хирургик патология, киста чорналып кискен эч авырту барлыкка килгәндә, ул өзелсә яки шартласа (апоплексия) оператив дәвалану таләп ителә. Әмма бу очракта әгъзаны (киста тукымасы) мөмкин кадәр саклап калырга тырышалар.

Тумыштан килә торган кисталар гадәттә бала гомеренең беренче елында таркалып бетә. Әмма дермоид һәм тератома кебекләре бала үскәндә зурая һәм, 5 сантиметрдан артып китсә, бу планлы оператив дәвалану өчен күрсәтмә булып тора. Шуннан соң бер ел дәвамында поликлиникада үсмерләр гинекологында диспансер күзәтүендә булырга кирәк. Һәм, әлбәттә, репродуктив потенциалны саклау өчен баланың әти-әнисе табиб киңәшләрен төгәл үтәргә тиеш: баланы нык өшүдән саклау, ялкынсыну авыруларын һәм эндокринологик тайпылышларны профилактикалау зарур.

Кайвакыт авырулар олы кешеләрдә генә була кебек. Ләкин балалар да авырый, һәм аларга табиблар гына түгел, ә әти-әни игътибары да аеруча әһәмиятле. Шомлы билгеләрне күздән ычкындырмагыз. Кызларыгызны – булачак әниләрне саклагыз, – дип йомгаклаган Наталья Гиниатуллина.

Чыганак: «Челнинские известия», Лалә Гайфетдинова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар