Фирдүс Тямаевның яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. «Күлмәгең матур икән» җырын кайчандыр татар эстрадасы сәхнәсендә чыгыш ясап йөргән Ленар Яшен язып биргән.
Социаль челтәрләрдә яңа җырга биюче кызларга сокланганнар. «Кызлары гына тора», «Нинди чибәр кызлар», «Матур кызлар», – дип язган тамашачы. Шулай ук аларны кыска итәк кигән өчен дә шелтәләп алганнар, шунда ук яклаучылар да табылган.
«Яшь чакта без дә кыска итәк кия идек бит. Оныттыгызмыни? Шул музыкага озын күлмәк киеп биеп булмый инде. Афәрин! Яшь вакыт бер генә була, шул вакытта барысы да килешә», – дигән эчтәлектәге комментарийлар бар.
«Күлмәгең матур икән,
Йөзләрең чибәр икән.
Йөрәгең нишли икән?
Мине көтә микән?..»