Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Югалган сафлыкны кайтарып була торган таблетка сата башлаганнар: «Ир-ат аңламый калачак»

news_top_970_100
Югалган сафлыкны кайтарып була торган таблетка сата башлаганнар: «Ир-ат аңламый калачак»
freepik.com

Маркетплейсларда бүгенге көндә сатыла торган сәер товарларның берсе – гыйффәтлелекне «кире кайтара» торган сюрприз-капсула. Дөрес, бу капсуланың нәтиҗәсеннән канәгать булмаучылар да бар, дип яза телеграмда «База» каналы.

Сатучылар туйга кадәр гыйффәтлелеген югалткан кызларга шушы «тылсымлы таблетка»ны сатып алырга киңәш итәләр. «Хәзерге заманда да «кызлар туйга кадәр саф булырга тиеш» дигән гореф-гадәтләр бар», – дип язылган капсуланың тасвирламасында. Капсула эченә ясалма кан салынган. Саф кыз булып кыланыр өчен, якынлык кылыр алдыннан 15-20 минут кала бу капсуланы аналык җиңсәсенә салырга кирәк, имеш. Ир-ат берни дә аңламый калачак, чөнки хис-тойгылар бик чын, дип ышандыра сатучы.

Сатып алучыларның кайберләре бу ысулны хуплап яза, янәсе, «чын каннан аеру кыен». Башкалар исә бу капсуланы алырга киңәш итми: «кан» ачык алсу төстә, караңгыда яки шундук душка керсәң генә бу ялган барып чыгачак, дип язучылар бар. Ә калганнары исә бу капсуланы сатып алынган әйберләр исемлегеннән бетереп ташларга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100