Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызларга ничек «утырып» калмаска, егетләргә нигә 35тән соң өйләнергә, инвалидларның гаилә кору шансы зурмы? Яучы Гөлназ Мөхәммәд белән әңгәмә

Яшь барганда ничек утырып калмаска, гаилә кризисларын ничек үтәргә, авырлы килеш мәчеткә барып, никах укыту дөресме? Кияүгә чыкканда бирнә кирәкме, аерылганнан соң кияүгә чыгу шанслары зурмы? Бу һәм башка сорауларга җавапларны "Татар-информ"ның туры элемтәсенә килгән яучы Гөлназ Мөхәммәд белән бергәләп эзләдек.

news_top_970_100
Кызларга ничек «утырып» калмаска, егетләргә нигә 35тән соң өйләнергә, инвалидларның гаилә кору шансы зурмы? Яучы Гөлназ Мөхәммәд белән әңгәмә


– Гөлназ ханым, яучы буларак әйтегез әле, яшькә бәйле рәвештә танышу үзенчәлекләре ничек үзгәрә? Утырып калам инде дигән уйлардан ничек арынырга һәм яр эзләргә?
    – Россия халыкларын күзәтүемнән чыгып шуны әйтә алам: бездә яшьли кияүгә чыгу, яшьли тормыш кору гадәткә кергән. 25-26 яшьлек кызлар, яшьтәшләре кияүгә чыккач, уйлана, хафалана башлый. 30 яшькә җиткәч, бөтенләй чаң суга. Безгә килгән клиентларның күбесе 30 тирәсендә. Гадәттә, 30, 40, 50 кебек юбилей еллары якынлашканда пар эзләүгә керешәләр. Мин үзем яшьли тормыш коруның мәгънәсен күрмим. Акыл белән өлгереп җиткәндә генә гаилә корырга кирәктер. Чөнки күрдем дә гашыйк булдым һәм гаилә кордым дип кенә булмый. Өлгерү кирәк. Матди яклар да, торак мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк бит әле.

    – Кыз кеше эш-өй арасында гына йөрсә, үзенә ничек яр табарга тиеш?

    – Бу инде - зур мәсьәлә безнең. Эшкә чумган хатын-кыз бөтен яктан да үзен камил итеп күрергә тели. Матур киенәсе, машина аласы, фатирлы да буласы килә. Үзен тулы хокуклы кеше итеп тояр өчен тырыша. Шуңа омтылып, үзенең шәхси тормышы турында онытып җибәрә. Бер көн уянып китә һәм үзенең ялгыз икәнен аңлый. Әлбәттә, андый кызлар – җитди, эш сөюче кызлар. Алар төнге клубларда күңел ачмый. Бер тапкыр барса да, анда адашып кергән кебек, бу җәмгыятьтә начар хис итәләр. Чөнки мондый клублар аның урыны түгел. Бу очракта кызга танышлар ярдәме яки яучы аша танышырга кирәк.
      – Бер тапкыр гаилә корып караган һәм аерылган кешегә ничек итеп кабат үз гаиләсен корырга?

      – Элегрәк аерылган кешеләргә сәерсенеп карау бар иде. Хәзерге вакытта бу гадәти хәл. Бер бала белән калганмы ул, ике баламы – бүген гаилә кору бик җиңел хәл. Кешесе яхшы булса, ирләр андыйларны да рәхәтләнеп кияүгә ала. Бу проблема түгел.



      – Гаиләнең таркалу куркынычы булса, аны ничек саклап калырга? Бер чатнаган мөнәсәбәтләрне саклап калу дөресме?

      – Аерылышу күренешләре шактый күп. Ул мөселманнар арасында да, дин тотмаучылар арасында да еш очрый. Аерылуның төп сәбәбен мин иртә гаилә кору һәм бер-береңне танып бетермәү, җенси кызыксыну белән генә өйләнүдә күрәм. Аерылышу куркынычы килеп туса, туганнарга, психологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә ир белән хатынның гаиләне саклап калу теләге булса, алда әйтелгән кешеләр ярдәмендә гаиләне саклап кала алалар. Әле дә баягы, гаиләдәге конфликтлар төрле була. Әгәр берсе донор, икенчесе вампир булып, берсе энергияне суырып, икенчесе шуннан тәм табып яшәсә, гаиләдә берсе сүнә, авыруга әйләнә, икенчесе чәчәк ата башлый. Мондый очракта, әлбәттә, аерылышырга кирәк.

      – Ир белән хатын аерылышасы булса, балаларны ничек әзерләргә?

      – Гадәттә, гаилә таркалганнан соң балалар әниләре белән кала. Бала өчен әти дә, әни дә бер үк дәрәҗәдә якын. Аерылышу күренеше була икән, балага: “Әтиең синең тормышыңнан бер кая да китми, күрешеп, аралашып торырсыз, бәлки әле кире дә кайтыр”, - дип әйтергә кирәк.

      – 70 яшьтә иптәш булсын өчен генә ир яки хатын эзләү дөресме? Ул киресенчә артык мәшәкатьләр тудырмыймы? Сәламәтлеккә начар йогынты ясамыймы?

      – Картотекада 20-30 яшьлекләр һәм пенсия яшендәге кандидатлар күп. Алар реаль өйләнешә һәм кияүгә чыга торган клиентлар. Алар белән рәхәтләнеп эшләргә була. Әлбәттә, алар арасында төрлесе бар. Әле үз аягында нык басып, эшләп йөрүче пенсионер абыйлар бар. Аларны рәхәтләндереп өйләндерергә була.

      Олы яшьтәге хатыннар сирәгрәк килә. Алар, гадәттә, энергияле ханымнар. Бар шундый бабайлар: өйләнерлек вакытта каядыр йөргән, нидер эшләгән – анысы караңгы. Ә безгә инде таушалгач, мөрәҗәгать итәләр, өс-башы да әллә ни түгел, төрле исләр аңкый. Андый кеше үзенә ашарга пешерергә, киемен юарга гына хатын эзли дигән фикер туа.

      Бер очракны сөйләп китәм. Бер апа “ир табылса, фәкать үз өемдә яшим” диде, аңа туры килердәй ир дә “үз өемә алып кайтам” ди. Әмма таләпләре бер-берсенә туры килмәгәч, мин аларны таныштырмый тордым. Шуннан соң аларның игъланнарын газетага бирдем. Шуннан күреп, болар бер-берсенә шалтыратышканнар. Нәтиҗәдә, әби, фикерен үзгәртеп, бабай өенә күченеп килгән. Әмма бабай өендә кызы булган, ул әтисенең өйләнүен хуп күрмәгән. Шуннан соң, бабай әби өенә күченеп китәргә мәҗбүр булды. Бабай гармунчы, әби җырчы. Рәхәтләнеп, үзешчән сәнгатьтә катнашып, Сарман районында күңелле генә яшәп яталар.

      – Яучы кавыштырган гаилә таркалган очраклар бармы?

      – Бар, әмма сирәк. Бу медицина ягыннан чыгып сөйләнә торган сүзләр. Андый очрак булды.

      – Таркалса, яучы гаиләне сакларга яки аларга башка пар табарга ярдәм итәме?

      – Әлбәттә. Яңадан безгә анкета тутырырга килүчеләр булды. Гаилә таркала башласа да, ярдәм итәбез. Аларны ташламыйбыз, үзебезнең гаилә әгъзлаары кебек алар безгә.

      – Бүгенге көндә мәһәр ничек бәяләнә? Ул символик әйбер генәме? Әллә аның тактик әһәмияте бармы?

      – Зирәк кешеләр мәһәрне кияү түләрлек дәрәҗәдә генә ала. Урта хәлле егеттән фатир яки чит ил машинасы сорау – бу реаль әйбер түгел. Мәһәр - шәригатьтә каралган тәртип.

      – Бүгенге көндә никах үзенең кыйммәтен һәм мәгънәсен югалтмадымы? Никахны ни өчен укыталар? Туй уздырмас өчен генә түгелме? Тели икән яшьләр бер көннән аерылыша, талак әйтеп тормый.

      – Безнең илдә никахның күптәннән кадере юк. Бездә дин мәсьәләсендә ныклы аңлату җитешми. Аның мәгънәсен аңлатырга кирәк. Күп тапкырлар никах укыту, “бу бит мөселманча” дип әйтү, никахны берничә тапкыр укыту – дөрес түгел. Никах күп укылырга тиеш түгел, бу – гөнаһ.



      – Авырлы килеш никах укыту өчен мәчеткә керәләр. Бу бер әхлакый нормаларга да  сыймый. Нигә муллалар аларга бер сүз әйтми? Бу ситуациягә сезнең мөнәсәбәт?

      – Бу сәясәт белән бәйле. Муллалар конфликт чыгармаска, тыныч кына үз эшләрен эшләргә тырыша.

      – Сезнең практикада алданган кызлар үзләренә ир эзләгән очраклар булдымы?

      – Булды. Бер кызны урамнан кайтканда, машинага утыртып алып китеп көчлиләр. Аның аборт ясатасы килми. Ул безнең аша кияүгә чыгарга ир эзләде. Әнисе белән бергә килде. Баласы әлегә кечкенә, эзләү эшләре бара.

      – 1, 3, 7 еллык гаилә кризисларын ничек үтәргә?

      – Кризис төрле яшьтә булырга мөмкин. Кайбер кызлар кияүгә чыгу өчен спектакль уйный, йә егет тә үзен гел яхшы яктан гына күрсәтә. Ә гаилә корып, тормыш итә башлагач, бер-берләренә туры килмәүләрен аңлыйлар. Кризис юктан гына килеп тумый. Кризис булса, ике юлның берсе сайлана: йә бергә калалар, йә аерылышалар. Кризис булырга да тиеш. Әгәр тыныч кына, тигез генә барса, дөрес тә булмас иде. Кризис булса, юкка гына кабынып китмәскә, сабыр булырга, берең кызып киткәндә, икенчең дәшми калырга һәм соңыннан кире кайтып, тынычланып сөйләшергә кирәк. Аерылышып яшәп алырга да мөмкин. Әмма аерым яшәүдән ни файда инде? Каядыр барып, уйланып, конфликтны уйлау да кирәк нәрсәдер.

      – Беренче елны гаиләне ничек саклап калырга?

      – Өйләнешүнең беренче елында ук тавыш-гауга чыкса, белмим инде. Ул бит “бал елы”. Туганнар белән сөйләшептер. Ир белән хатын өйләнешкән елны ук конфликтка керә икән, нәрсә дип тә әйтеп булмый. Йә бер-береңә сабыр булырга, йә туганнар белән сөйләшеп, киңәш сорап, сабыр итеп яшәргә кирәк.

      – Укучыбыздан килгән сорау бу. "Улым яңа гына өйләнде. Киленем начар кеше дә түгел. Әмма улымны бик каты көнлим. Миңа игътибары аз кебек тоела. Гел шалтыратып торам, ашадыңмы-эчтеңме дип сорыйм. Ничек итеп киленнең дә, улымның да ачуын чыгармаска. Гаиләләре җимерелүгә юл куймаска?"

      – Беренчедән, әни кешенең бер генә бала табуы - зур проблема. Ул аңа баласы итеп кенә карамый, ул анда әнисен дә, әтисен дә, ирен дә, туганын да, уенчыгын да шул бер балада күрә. Шуның аркасында бу бала ир кеше булып түгел, ниндидер бер кыйммәтле әйберләрне туплый торган җан иясе булып үсә. Ана кеше онытмаска тиеш, ир бала тапты икән, ул ирекле, көчле булырга тиеш. Көчле булу өчен аңа төрле сынаулар аша узарга кирәк. Чөнки ул - өйләнеп гаиләсен ашата торган кеше. Бу очракта әнигә яшь гаиләне тынычлыкта калдырырга кирәк. Башка бер шөгыль табарга кирәк аңа. Янында ире булса, бу ана болай эшләмәс иде. Минемчә, бу ялгыз ана. Ялгыз икән, аңа иптәш табып яшәргә кирәк.



      – Егеткә өйләнү өчен оптималь яшь ничәдә? Ул тормышны алып бару өчен нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?

      – Минемчә, егет кеше 30 яшьтән узгач өйләнергә тиеш. Чөнки бу яшьтә ул акыл ягыннан да алга киткән, эшен дә җайга салган, матди мая да туплаган була. Европада юкка гына 30-35 яшьлек вакытта гаилә кормыйлар.

      – Шулай ук "Интертат"ка килгән сорау бу: "Гаиләм таркалды. Хатыным яшь иде. Бөтен нәрсә ул дигәнчә булырга тиеш иде, шулай яшәдек.. Аның бар максаты – ирне буйсындыру, тезләндерү теләге. Әти-әнисе дә аңлата белмәде. Шушы уены белән аерылышырга гариза бирде дә, мин ялыныр дип көтте. Аерылыштык, үкенмим. Ул үкенә, көн саен яза, шалтырата. Ләкин мин аңа кайта алмыйм. Бу нинди мода соң – ир-атны тезләндерү?"

      – Мондый очракта кыз үскән гаиләдә әти-әни мөнәсәбәте шундый булгандыр дип уйлыйм. Әнисе әтисен тезләндереп яшәгән булуы ихтимал. Кыз ни күреп үсә, шуны үз иреннән таләп итәргә тели. Әлбәттә, ир кеше буйсынырга тиеш түгел. Ир-ат көчле булган өчен аны буйсындырырга тырыша. Бу – дөрес алым түгел. Кыз балага тәрбия гаиләдә бирелә. Әни кеше аны башка гаиләгә барып кереп, шунда яши алырлык итеп тәрбияләргә тиеш. Хатын-кыз һәрвакыт буйсынырга тиеш. Мин-минләнеп йөреп, гаилә корып булмый. Әмма наданрак ирләр дә була, аларга буйсынып яшәү авыр. Әмма акыллы ирләргә буйсынып яшәүнең начарлыгын күрмим.

      – Мондый сорау да килгән иде безгә: "Кызымны кияүгә бирергә җыенам. Бүген бирнә кирәкме? Кызым кирәкми ди, бу искелек калдыгы, ди. Мин моңа каршы. Бирнәдә ниләр булырга тиеш? Һәм ул кирәкме?

      – Күптән түгел генә бер гаилә барлыкка килде. Егет Казанда үскән, кыз Аксубай якларыннан. Анда бирнә бирү гадәте сакланып калган. Никах Казанда узды. Кодагыйлар йоласына туры китереп, бик бай бирнә әзерләгән, күчтәнәчләр алып килгән. Егет ягы бу гадәтләр турында белми калган. Бирнәле кыз – бик матур күренеш. Йолаларны кайтырырга кирәк. Кызның каенанасы “Без белмәдек бит” дип, уңайсызланып сөйләде. Әмма ошаткан иде. Бирнә булырга тиеш. Гаилә корып җибәргәч, һәр нәрсә булырга тиеш. Урын-җирең дә, сөлгеләрең, кухня кирәк-яраклары. Ирең өчен дә истәлекле бүләк булу шарт. Каената-каенатаңа да хөрмәт йөзеннән берәр нәрсә әзерләнергә тиеш. Бүләк ямьсез күренеш түгел, син бу йортка ачык йөз белән килеп кергәнсең дигән сүз.

      – Укучыбыз соравы: "77 яшьлек әти өйләнергә тели. Бу яшьтә хатын табу реальме? Бу яңа гаилә ничек яшәп китә ала? Андый очраклар күпме?"

      – Бу яшьтәгеләр күп килә безгә. 80 яшьлекләр дә килә хәтта. Ялгыз яшәгәнче парлы тормыш җиңелрәк тә, күңеллерәк тә. Әгәр монда мәкерле уйлар, матди байлыкка корылган ясалма максатлар юк икән, ялгыз кешенең парлы булып яшәвенә каршы килмәскә кирәк. Бу яшьтә дә өйләнешү реаль күренеш.

      – "Улым рус кызы белән йөри. Кыз никахка каршы. Мәчеткә бармыйм ди, “Лә илаһе иллалаһу” дип әйтмим, ди". Кызны ничек күндерергә? Бу гаиләнең киләчәге бармы?

      - Шундый бер очрак булды: рус егете белән татар кызы берничә ел очрашып йөргән. Никах укытырга теләп, болар мөселман киемнәре сатыла торган кибеткә килде. Беренче көнне булачак кияүгә түбәтәй алдылар, икенче көнне кызга никах күлмәкләре алды. Берничә көннән соң кызның әнисе шалтырата. “Без никах укытырга уйладык, егет ягы чиркәүгә барырга тели” ди. Шулай итеп, никах укылмый калды, егет белән кыз аерылышты. Мондый очрак та булырга мөмкин. Кайбер вакытта өйләнешкәч, рус егете ислам динен кабул итәргә мөмкин, татарча өйрәнә. Катнаш гаиләгә сагаеп карарга кирәк. Бу очракта егет белән кызны икесен утыртып сөйләшергә кирәк. Ике диндәге кешенең бер гаиләдә яшәве катлаулы күренеш. Иртәме-соңмы, Ходай сынаулар аша сынарга мөмкин. Авырлык килеп чыкса – берсе ислам диненә якныая, икенчесе христан диненә китә. Никахка кадәр аңлату эшләре – әти-әниләрнең бурычы.

      – Укучыбыз борчылып шалтыратты: "Кызым кияүгә чыга алмый калыр дип куркып, руска кияүгә чыгуына каршы килмәдем, туй иттек. Балалар тугач, чиркәүгә алып барып чукындырдылар. Кияү ягы динле гаилә иде. Кызым белән аралашам. Ә башка татар туганнарымны әлеге гаиләгә якын җибәрергә куркам, гаиләләрен бозарлар дип уйлыйм. Кызым туганнарым белән аралашырга тиешме, әллә аның гаиләсен шулай сакларгамы?"

      – Бик авыр нәрсә бу. Дингә килеп кагыла икән, мәсьәлә авырлаша. Әлбәттә, аралашмыйча яшәп булмый. Иртәме-соңмы кыз үзенең туганнарына, ислам диненә тартыла икән, бу гаиләнең киләчәге күренми. Әгәр кыз иренең диненә, алар бәйрәмнәренә риза булып яши икән, ә күңеле белән ислам динендә икән, барыбер ислам диненә күчәчәк. Ул йә христиан динен кабул итә, йә исламны. Ике юлның берсе монда. Әгәр христиан динен сайласа, гаилә таркалмас, исламга күчсә, гаиләне таркалу көтә. Әнинең куркуы урынлы. Ул моңа әзер булган, борчылуы да шуңа.

      – Балалы хатын кабат кияүгә чыгарга теләсә, ир баланы кабул итәргә тиешме? Әллә бу аның бурычына кермиме?

      – Ир баланы кабул итәргә тиеш. Моны хатын-кызлар да уйлап кияүгә чыгарга тиеш. Ир күрдем дип кияүгә ашкынырга түгел, ана буларак, балаң турында уйларга тиешсең. Бала да, ир дә бу кешене кабул итә икән, гаиләдә дуслык була. Әмма бу ирдән үз баласы кебек ярату таләп тә ителми. Әмма әнисен яраткан өчен, бала булган өчен ул аны кадерләп үстерергә тиеш. Бала кагылып үсәргә тиеш түгел. Мондый баладан җәмгыятькә зәгыйфь кеше барлыкка килә. Зәгыйфь кеше кемнеңдер кызына өйләнәчәк, кемнеңдер әтисе булачак. Без үзебезнең җәмгыятебез турында уйларга тиешбез.

      – Яучы хезмәте күпме тора? Анонимлык сакланамы?

      – Яучылар бер заман бик күп иде. Казан яучылары да, Мәскәү яучылары да бар иде. Билгеле, бу ике шәһәр яучыларының хезмәт күрсәтү бәяләре аерыла. Казан яучыларыныкы Мәскәүнекеләр янында тиен генә. Безнең ул акча офиска түләргә, телефон, интернет ише чыгымнарны каплау өчен тотыла. Ә безнең эшебез бушлай булып чыга. Мәскәү яучыларының эше бизнеска корылган. Якынча сумма дигәндә, ул 3 мең сум булырга мөмкин. Пенсионерлар өчен 1000 сум. Гарәпләр һәм инвалидлар өчен бушлай эшлибез. Безгә килгән кеше анкета тутыра, фотосын калдыра. Бу – безнең өчен төп документ. Аноним эшлибез. 80 % анонимлык саклана. Безгә килеп, теркәлү узган клиентларга гына анкеталар күрсәтәбез.

      – Инвалидларга яр табу ничегрәк башкарыла? Нинди кыенлыклары бар?

      – Берничә инвалидны таныштырып, гаилә корып җибәргәннәре булды. Алар тән зәгыйфьлегенә дучар кешеләр. Мондый кешеләр белән эшләве җиңелрәк. Әгәр акыл белән проблемалар булса, бу очракта эшләр бик катлаулы. Әниләр балаларына яр табарга тели, янында берәрсе булса, үзгәреп китәр иде дип уйлый. Әмма анкета тутырылган чакта да, үз өстебезгә 100 % таныштырабыз дип йөкләмә алмыйбыз. Сәламәт кеше белән эшләүгә дә күп көч китә. Ә мондый төр кешеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

      – Чит илләрдә яшәүчеләрнең яр табуда нинди таләпләре бар?

      – Чит илдә яшәүче татарлар безгә күп мөрәҗәгать итә. Күптән түгел Автсралиядә яшәүче кыз Казан кызына өйләнде. Әлегә кыз Казанда яши. Соңрак йә егет бирегә килә, йә кыз күченеп китәчәк. Чит илдә яшәүче гарәп, төрек егетләреннән дә мөрәҗәгатьләр килә. Аларга мөселман динендәге кыз кирәк. Чөнки алар матурлар. Матур бала тусын өчен матур кызга өйләнергә телиләр. Аннан соң Россия хатыннары - төрле ситуацияләрдә яши белән торган көчле ханымнар. Бу сыйфат та кызыктыра аларны. Мәсәлән, бер егет бездә табиблыкка укып киткән. Аның әтисе дә Россиядә укыган булган. Бу егет укыганда гел уку белән генә мәшгуль булган, кызлар турында уйламаган. Үз иленә кайкач исә, гаилә кору мәсьәләсе килеп баскан. Ул безгә мөрәҗәгать итте. Таләпләре бик зур иде: зәңгәр күзле, табиб кыз кирәк, яше дә дә күрсәтелгән иде. Эзләве авыр булды. Бу кызны таптык без. Алар бер-берсен күрергә дә килде. Әмма кызның әтисе риза булмады. Егет бу кызны оныта алмады, кабат күченеп килде, яңадан укырга керде, берничә җирдә эшли. Әле дә шул кызның үзенә кияүгә чыгуына өмет итеп яши. Кыз да бу егеткә башта гашыйк булган иде, соңрак сүрелде. Тимерне кызуында сугып калырга кирәк шул.

      ***
      Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

      Комментарийлар (0)
      Калган символлар:
      news_right_column_1_240_400
      news_right_column_2_240_400
      news_right_column_3_240_400
      news_bot_970_100