Кызларга һөҗүм итеп йөрүче маньяк җинаяте турында әнисенә сөйләгән - видео
22 яшьлек җинаятьче 20 дән 46 яшькә кадәрге сары чәчле хатыннарга һөҗүм иткән.
Самара өлкәсендә
Егетнең әнисе сүзләренчә, Артем җинаять кылганын әнисенә үзе сөйләгән булган. Артем Семенов әнисе һәм әбисе белән яши. Танышлары аны иркә, астыртын дип бәяли.
Төнге якта кызларга һөҗүм иткән 22 яшьлек егетне видеокүзәтү камералары төшереп алган. Шуңа карап аның шәхесен ачыклаганнар. Артем Семеновны Мәскәүдәге Казан вокзалында тоткарлаулары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләгән.
Бу егет
Семенов BlaBlaCar сервисын файдаланып, Мәскәүгә барган. Аны алып килгән машина йөртүче танып алган.