Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызлар ничек әни була? - инстаграмда "Әниләр марафоны"

11-13 март көннәрендә Инстаграм һәм Вконтакте социаль челтәрендә #әниләрмарафоны хэштегы белән махсус акция башланып китте, анда әни булган һәр кеше катнаша ала. Марафонны “Тәртип” радиосында баручы “Әниләр һәм бәбиләр” тапшыруының авторы Динара Миннекәева, “Болгар” радиосы, Татнетны үстерү фонды бергәләп оештырган. Проектның максаты: әниләр өчен туган телебездә аралашу өчен мәйдан булдыру. “Интертат” марафончы әниләрнең иң кызыклы, үзенчәлекле язмаларын туплады. 

news_top_970_100
Кызлар ничек әни була? - инстаграмда "Әниләр марафоны"

Һәр бала - шәхес. Аның табигате, бу дөньяга карашы, үз уй-фикерләре була. Көн саен ата-аналар алдына кырыкмаса-кырык сораулар һәм проблемалар килеп баса. Шунысы игътибарга лаек: әлеге марафон һәрбер гаиләне борчыган, актуаль һәм әһәмиятле мәсьәләләрне үз эченә алган. Хәзерге заманда балаларга нинди тәрбия бирергә, аларны ничек бәхетле итәргә? Билгеле, иң беренче тәрбия үрнәкләрен сабый гаилә шартларында ала. Гаиләнең бала тәрбияләүдә ни дәрәҗәдә мөһим урын биләве һәркемгә таныш. Шуның өчен бала тәрбияләгәндә гаиләдә еш очрый торган мәсьәләләр дә шактый.

Әниләр өчен оештырылган марафонның кагыйдәләре бик гади: 21 көн дәвамында проект авторлары көн саен бер яңа темага багышланган язма чыгарып бара. Катнашучылар #әниләрмарафоны, #тәртипрадиосы, #болгаррадиосы, #татнетныүстерүфонды хештегларын куеп, социаль челтәрләрдә шушы темага бәйле язма урнаштырырга тиеш. Язмаларны татар телендә урнаштырырга кирәк. Туры килердәй фотосүрәтләр куелу да шарт. 

- Безнең һәммәбезне дә уртак уй берләштерә. Ничек итеп хәзерге заманга яраклы, шул ук вакытта әхлаклы шәхес тәрбияләргә? Гаилә, балалар бакчасы һәм мәктәп бергә эшләгәндә генә максатка ирешеп була. Шуңа күрә яшь буынга тирән белем һәм ныклы тәрбия бирү мөһим. Алай гына да түгел, баланы карында вакытта ук тәрбияли башларга кирәк икән, - ди марафонны оештыручы Динара Миннекаева.




“Чәч кисәргә ярамый, баланың акылы кыска була”

"Нәкъ бер ел элек, бөтен кеше "8 Март!" дип чапканда, үземнең малай көткәнемне белдем. "Алдан әйберләр сатып алырга ярамый" дисәләр дә, әз-мәз кием җыя башладым. Менә ул "алырга ярамаганны" кем уйлап тапты икән? Кайда икән ул фокус-төркем: яртысы алдан алган, яртысы аннан соң алган. Алдан алганнарның балалары исән-саудыр дип ышанып калам. Тагын нинди ырым-шырымнар ишеткәнегез бар? Менә мин ишеткәннәре: чәч кисәргә ярамый, баланың акылы кыска була. Бишек элеп куярга, гомумән, йокы урыны әзерләп куярга ярамый, баланы вакытыннан алда чакырып чыгарырга мөмкин. Тегәргә, бәйләргә ярамый, бала кендек бавына чорналачак. Эт һәм песи сыйпарга ярамый, бала йонтәс, озын чәчле туачак. Сагыз чәйнәргә ярамый, бала елак булачак. Чәч кисмәдем кисүен, калганнарын үтәдем дип әйтә алмыйм. Гомумән үземне ырым-шырымнарга ышанмаучылар рәтенә кертәм", - дип яза марафонда катнашучы Алия (@aliya_aidarovna).



“Кечкенә сабый туган йортка барасың икән, ашарга пешереп алып барасың”

"Беренче кырык көн... Төрле сүзләр йөри бу турыда. Күбесен кеше уйлап чыгарган. Мин үзем Коръәндә булганнарына уңай карыйм. Калганнарына колак салмаска тырыштым. Безнең әнкәйнең туган авылында шундый йола бар: кечкенә сабый туган йортка барасың икән, ашарга пешереп алып барасың. Үз күчтәнәчеңне ашыйсың да кайтып китәсен. Бу бик шәп йола. Бала тудыру йортыннан яңа кайткан әнинең өстәл әзерләп, кунак каршылыйсы түгел, кеше дә бик күрәсе килми. Ә монда бу әзер кунак, әзер ашау. Әле калса, әни кеше җылытып та ашый ала. Ул кунаклар кырык көннән соң да килсәләр бик яхшы булыр иде, дөресен әйткәндә”, - дигән фикер язган Лейсан Бикмитова (@leisan_bikmitova).

“Гомерлек үкенеч, бабасы белән оныгы соңгы тапкыр күреште”

"Кырык санына бәйле бер моңсу хатирә саклана күңелдә. Гадәттә, кырыгына кадәр баланы әнисе белән туган йортына җибәрергә ашкынып тормыйлар, чирләп кайта, янәсе. Утыз җиде көн булуга без дә бардык, ләкин бабасы белән оныгының соңгы күрешү мизгеле шул булганын белгән булсаммы... Гомерлек үкенеч... Сүзем шул: "ырымламагыз". Үзегезчә эшләгез, үз баласын әни кеше яхшырак белә һәм тоя", - дип киңәш иткән Гөлнар Мөбәрәкова (@gulnar_mubarakova).  

“Баламны озак имезә алмадым”

"Күкрәгеңә яңа гына дөньяга килгән нәниеңне салу тулгак газапларын оныттыра да куя инде. Әмирханыбыз кичке биштә туды, шул төнне аны беренче тапкыр яныма алып килделәр. Иии, шул вакытның житүен минутлап көттем инде. Алып килү белән беренче эш итеп әтисенең биремен үтәдем: улыбызны фотога төшереп жибәрдем. Аннары сәгать буе шул бәхет төенчегенең татлы исенә исереп яттым. Кечкенә генә, тәмле генә... Иртәнге алтыда нәниләрне кабат әниләре янына китерәләр. Минеке килгәндә дә, алып киткәндә дә йоклый. Имү уенда да юк моның. Алай да, уятып имезергә тырышам мин бу йокы чүлмәген. Көннәр үтеп, өйгә каткач исенә төште ашау уе. Мине ашаталар, эчертәләр, имеш сөт майлы, туклыклы була. Гомер эчмәгән сөтле чәй эчәм, баллап-майлап ипи ашыйм дигәндәй. Ул вакытта барысы да алай ук кызык булмаса да, бүген көлеп искә алам инде. Баласына күкрәк сөтен имезеп үстергән әнидән дә бәхетлесе юктыр! Мин ул бәхетне бик озак татый алмадым, кызганыч. Монда ул хакта жентекләп язасым килми әлегә. Хәерлесе булсын, Әмирханыбыз ясалма тукландыру ашап үсә. Пюре, ботка кебек ризыкларны 5-6 айдан ашый башлады. Башта боткалар белән дуслашып китә алмасак, хәзер исә иртәнге ашка боткасыз булмый. Шулпа, эремчек, банан, апельсин, жимеш компотларын да бик ярата улыбыз. Инде хәзер тәмле-татлыны аера белә. Ясалма тукландыру (смесь) ашый торган шешәне ерактан ук танып ала, балакаем", - дип яза Ильмира Фәнисовна (@i_fanisovna).  

“Балага ике яшькә кадәр күкрәк сөте ашатырга кирәк”

"Күкрәк сөте. Бер көнне ирем әйтә: “Кызым, тизрәк аша, суына бит”... Аллага шөкер, суынмый. Алла ярдәм бирсен смесь ашаткан әниләргә. Әйе, төрле сәбәпләр белән күкрәк сөтен ясалма тукландыруга алыштырган чаклар була инде. Ләкин бу бит бик зур эш. Аның әзерләү тәртибен укып кына беләм. Бөтенесен туры китереп, ясап чыкканчы ярты гына сәгать узадыр ул. Әле смесь кертү белән баланың эче авыртмасын өчен дару да бирә башлыйсың. Ә күкрәк сөте әзер... Әзерлисе, кайнатасы, суытасы юк. Кайчан кирәк шунда ашау бар. Бер кызыклы мәгълүматка тап булдым күптән түгел. Галимнәр ни өчен балага ике яшькә кадәр күкрәк сөте ашатырга кирәк икәнен исбатлаган. Сабыйның иммунитеты шул вакытта формалашып бетә диләр. Ә бит бу сүзләр Коръәндә әллә ничә гасырлар элек язылган инде", - дигән Ләйсән Бикмитова (@leisan_bikmitova).

“Әлегә прививкалар ясатудан баш тарттык”

"Беренче прививканы бала тудыру йортында ясыйлар. Хәзер прививка ясау өчен әти-әнинең рөхсәт язуы кирәк. Ул язуны урынын, вакытын туры китереп миңа нәкъ ачы тулгак вакытында китереп тоттырдылар. Башка эшең юк, укып утыр бераз диделәр бугай. Ни, нәрсә икәнен аңлатып тору юк, билгеле (бушлай, договорсыз гына бәби табуның тагын бер зур “плюсы”). Күзең чыкмаган бит, укы, русча беләсең, аңла, дигәннәрдер инде. Анда ни язылганын уку түгел, телефондагы сәгатькә дә карый алмыйм. Тиз генә кулымны куйдым. Бу БЦЖ һәм гепатитка каршы прививкаларга ризалык бирү иде. Аннары бер айдан кабат гепатит ясалырга тиеш иде, поликлиникадагы педиатр аны әйтмәде. Мин дә артык остармыйм инде, врач беләдер дип, эндәшмәдем. Шулай итеп гепатит прививкасы графигына үзгәрешләр керде. Бу хәлдән соң үземә генә ышанырга кирәклегенә тагын бер кат инандым. Әлегә прививкалар ясатудан баш тарттык. Бала бераз үсеп, ныгысын дигән фикердә без әтисе белән. Ясатыргамы-юкмы, кем хаклы кебек сораулар мәңгелек булып кала бирә. Һәр кешенең үз баласы һәм һәр кеше үзе хәл итә”, - дигән Ильмира Фәнисовна (@i_fanisovna).



“Өйдә беренче төн... Мин йокламыйм, ул йокламый”

"Әтиләр һәм балалар! Дөресен әйтергә кирәк, безнең әтиебез балалар белән уйный белми, алай дисәң, бу эш миннән дә чыкмый... Шундый булганбыз инде менә. Кемдер рольгә кереп китеп, хисләнә-хисләнә уйный бит! Баланы каршы алу, үстерүләрне искә алыйм әле... Бала табу йортына ирем мине үзе илтеп куйды, ике тапкырында да! Икенчесе бигрәк тә истә калды... Иртәнге як иде, намаз кергән вакытлар... Мине палатага керттеләр, тулгак тотып, зур туп өстендә сикереп утырам... "Кайтып киттеңме?" - дим, "Юк, хәзер намаз укыйм, теләкләр телим, ә син әйдә корсаклы көе соңгы фотоңны җибәрә тор!" - ди. Шушы сүзләреннән соң күңелгә җылылык, рәхәтлек йөгерә, күзләр шатлык яшьләренә тула... 

Каршы алу... Әлеге мизгелләр мәңге күңелдә уелып калырлар!!! 

Өйдә беренче төн... Мин йокламыйм, ул йокламый. Бала борынын капламаганмы, сулыймы, астын юешләмәгәнме һ.б. Һәрвакыт ярдәм итеп, һәрвакыт янәшәмдә булганы өчен зур рәхмәт!

Икенче бала күбрәк минем белән. Әтисе эштә, Сылу балалар бакчасында. Шуңа күрә тәрбияви моментлар да минем яктан гына дияр идем. Бала тыңламаса, әлбәттә, "Әтиеңә әйтәм" ише сүзләр миннән дә чыга, бала әтидән барыбер берникадәр дәрәҗәдә шүрләргә тиештер. Әтиләре - йомшак күңелле, мин усалрак! Шуңадырмы, Сылу бигрәк тә әтисен үз итә, яңа фатирга күчкәннән бирле балаларны әкият сөйләп йоклату да аңа йөкләнде! Аяк сызласа да, тәмле әйбер кирәк булса да аңа баралар", - дип язган Лилия Галиәхмәтова (@liliya_galiakhmetova1990).



“Ирем балаларны миннән яхшырак карый”

"Ирем Азат минем белән чагыштырганда балаларны бик күпкә яхшырак карый кебек тоела миңа. Гаилә белән берәр җиргә җыенсак, сабыйларга кирәге чыгарга мөмкин булган әйберләрнең тулы исемлеген яңгырата. "Алмашка памперс алдыңмы?", "Су эчәселәре килер! Су ал!", "Алмашка кием ал! Өсләренә берәр нәрсә түксәләр... пычрансалар...", "Даруларын салдыңмы???", "Ашау ал! Карыннары ачар!", "Бер-ике булса да уенчык алмыйсыңмы? Көйсезләнә башласалар...", "Салфетка тыктыңмы? Пычрансалар...". Көненә бер җиргә барсак, бер тапкыр санап чыга шушыларны. Биш барсак, биш тапкыр саный! Иренми. Бу - балаларын чын күңелдән яраткан, хөрмәт иткән, кайгырткан әтиләргә генә хас сыйфаттыр! Күпләр моны вакчыллыкка санар... Юк, бу һич кенә дә алай түгел! Менә әйтегез әле, кайсыгызның ирләре балаларга шуны ал, моны сал, дип өсте-өстенә тәкрарлый? Барасы җир булганда, күпләрегезнеке тәмәкесен авызына кабып машинасына чыгып утыра да, газга басып үкертә-үкертә, сигналга басып кычкырта-кычкырта, сүгенә-сүгенә хатынының һәм балаларының тиз арада чыгып җитүен көтә. Шулаймы? Шулай шул...  

Аннары миңа әтиебезнең тагын шул сыйфаты ошый: ул "чүп" кенә нәрсәләр белән дә балаларны мавыктыра, уйната белә, әллә нинди уеннар уйлап чыгара. Тирлиләр, пешәләр, яналар. Уйный башлаган уеннарыннан туктый алмый интегәләр аннары... "Нәрсәгә дип мондый уен башладың инде! Узындырып бетерәсең! Тора-бара башыңа менеп атланыр" - дип әйтеп куям мин шул моментта. "Нишләсеннәр генә инде алар уйнамагач та! Уйный торган вакытлары бит!" - дип авызымны тиз томалый ул минем. Балаларга карата мин бик күпкә кырысрак, усалрак Азат белән чагыштырганда. Шуңа күрә дә Айзат үз кубызына биетә әтисен, - дип яза Фирүзә (@firjuzaza).

“Син әтине күбрәк яратасың, диләр”

"Мактап, күз дә тидерәсе килми, бирем бирелгән икән, язарга да кирәк. Алия беркөнне “Син әтине күбрәк яратасың, – дип шаккатырды. – Эшкә кочаклап озатасың, каршылыйсың, йокларга яткач та, көлеп сөйләшеп ятасыз”. Телсез калдым башта. “Соң, мин әйтәм, сине дә кочаклап озатам, йокларга ятканда да кереп өшкереп, пәп итеп чыгам”. Аңлашу, үпкә белдерү озакка киткәч, соң, кызым, әтине яратмасам, сез берегез дә булмас идегез бит дидем дә бетердем. Аңлады. Зур инде. Үскән кыз. Әтиләре беренче көннән үк балалар белән. Юындырганда да, алыштырганда да, чүпрәкләрен юганда да – вакыты булып, өйдә булса, балалар яныннан китми иде. Хәзер класста ата-аналар җыелышына йөрүче сирәк әтиләрдән. Ипигә чыгып китеп, кока-кола һәм сумка тутырып шоколад күтәреп кайтырга мөмкин әле. Дәрес хәзерләтергә дә (әни өйдә булмаса), шахмат уйнарга да, айпад өчен турникта тартылдырырга яки отжимание ясатырга да мөмкин. Шугалакка инде әти белән генә барыш, әни иярә генә.  

- Йомшак, тәти образ килеп чыкты ахры, юк инде, әтиебез бик таләпчән, кырыс һәм усал да була белә. Чып-чын нормальный әти, кыскасы. Балаларны тәрбияләмә, үзеңне тәрбиялә, диләр бит. Иртән киеп китәсе әйберләрен әтиебез кичтән әзерләп, коридорга чыгарып элеп, әзерләп куя. Беркөн балалар бүлмәсе ишегенә күзе төшкән: Әмир дә комбинезон, пуловерларын ишек тоткасына элеп калдырган. Исән генә була күрсен берүк", - дип яза (@aislukazan).

“Әтисе кулын корсагыма кую бн тынычлана”

"Бу темага язасы сүзләр бик күп, сөбһәналлах, әтиебезән уңдык без. Әти буласын белгән көннән бирле ике кеше өчен кайгырта торган булды. Кем икәнлеге бик мөһим булмаса да, сау-сәламәт булып тусын иде дип өметләндем. Хәер, һәр җан иясе үз бәхете белән туа, нинди язмыш язганы, ничек туасы, нәрсәләр күрәсе яралганда ук язмышына язылган буладыр. Нинди генә булса ул инде "безнеке" иде. Ә әтисе "кыз булачак" диде, юраганы юш килде үзенең. Ә мин исә, балабызның карынымда вакыттан ук, бала белән ата кешенең дә бәйләнеше турында гына язармын. Беренче тапкыр селкенеп куюы да әтисен юксынудан булды бугай, иптәшем отпускка авылга кайтып киткән көннәрнең берсе иде, "типте бит!" дип куйдым мин. Кем икәнлеген карарга барганнан соң шалтыратттым: Кем диеп уйлыйсың? - дим, - Мин сиңа әйттем бит инде. - Но все равно ..? - Кызмы? - Әйе инде". Китте шуннан соң, нәрсә күргәннәрне сөйләү, кайсы җире кемгә охшаган... Копия син дидем... Ә үземнең күзләремнән яшьләр тама. Шатлыктан! Бары тик шатлыктан! Әтисенең эштән кайтып, өстәл янына утырган вакытын көтеп торгандай, "өчебез" бергә ашарга утыргач, әй тотына иде тибенергә. Моны күрергә генә кирәк. Әти әти булырга, кырыс та, таләпчән дә булырга тиеш. Шуны сизә иде бугай кызыбыз, бик нык селкенә башлауга әтисе кулын корсагыма кую бн тынычлана иде. Кайвакыт, кабыргага түзә алмаслык дәрәҗәдә артык каты "төртә" башласа, "кулыңны куй әле" дип сорый идем. Шуннан соң тынычлана иде туачак йолдызыбыз", - дигән Чулпан Габдуллина (@c_h_u_l_p_a_n_1313).



“Мулла без сайлаган исемне кушарга теләмәде”

"2018 нче елның октябрь аенда икенче улыбыз дөньяга килде. Улыбызга исемне алдан ук уйлап куйдык, беренчесе - Айзат, икенчесе - Ризат булыр, янәсе. Интернеттан табып мәгънәләрен укыдым, яңгырашы ягыннан да, мәгънә ягыннан да туры килә икән диешеп, өйдәгеләр белән бер фикергә килдек. Бик җиңелдән, бик өстән генә уйлаганбыз, җәмәгать! Үзең тудырган балаңа үзең теләгән исемне куштыру зур проблема булып чыкты бит бүгенге көндә. Мин бала тудыру йортында, бала туды (Ризат улым дип исеме белән үк эндәшә башладым инде). Чыгар көнебез якынлаша. Тыны бетеп, ярсып әни (кайнана) шалтырата... "Фирүзә, без өйдә бөтенебез нервыланып беттек ич инде! Мулла Ризат исемен кушмыйм дип әйтә!" - ди. Имеш, бу исем китапта юк. Тарткалаштык шул исем өчен хәзрәт белән. Аның да үз сүзе, безнең дә үзебезнең сүзне бирәсе килми! Ярар Иван дип кушам дисәң инде, Ризат бит, Ризат! Шуннан проблема ясап ят инде! Ничек итсәк иттек, куштырдык Ризат исемен", - дип искә алган Фирүзә (@firjuzaza).  

“Үз телебездә матур һәм горур яңгырашлы исемгә берсе дә җитми”

"Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яисә чәчәк нәфислеге, ә ир-ат исемнәрендә-кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын" (Рәсүл Гамзатов). Сабыйларының шушы якты дөньяга тәүге кат аваз салыр минутлары якынлашкан саен һәрбер әти-әни, киңәшләшә-эзләнә, күңеленә якын исем барлый һәм сайлый башлый! Әти-әнинең бурычы-баласына яхшы мәгьнәле, анык әйтелешле, бозылмый торган, күркәм исем кушу. Чөнки исем кешенең гомерлек юлдашы - газиз әнисе кебек үк, бердәнбер һәм алыштыргысыз! Билгеле булганча, исемнәр кешенең язмышында да чагылыш табарга мөмкин, шунлыктан исем сайлауга җитди карарга, замана шаукымына ияреп, бер мәгьнә дә белдермәгән исемнәргә тукталмасак иде. Ни дисәң дә, үзәктә бала язмышы, аның киләчәге. Мисал өчен, минем үземнең бер генә дә "Аэлита" яисә "Адриана" атлы, "чыкылдап" торган татар әбисе буласым килмәс иде! Шулай да бүгенге көндә янәдән Зөләйха, Сөембикә, Мәликә, Мәрьям, Сәйдә исемнәренә тормыш бирүче сабыйларны күреп күңел сөенә! Үз телебездә матур һәм горур яңгырашлы исемгә берсе дә җитми, әлбәттә! Үз чиратыбызда, без дә бу вазыйфага җаваплы карап, 1001 исем арасыннан һәркайсыбызга ошашлысын сайлап, аеруча да мәгьнәсенә басым ясап, "Исеме-җисеменә туры килсен!",- дигән кагыйдәдән чыгып, көтеп алган тәүге сабыебызга Динә (динле, дин юлында), озакка сузмый апасына иптәшкә алып кайткан улыбызга Самат (кодрәтле, мәңге яшәр, башлык); иң "тәмлесе" - төпчегенә – Ильяс (пәйгамбәр исеме; кодрәтле, ярдәмчел) исемнәрен бирдек", - дигән Гөлнар Мөбәрәкова (@gulnar_mubarakova).

“Иртәнге дүртләр тулганда гына роддомда балага исем уйладык”

"Роддомда беренче көн, баланы карарга дип неонатолог керде һәм миннән баланың исеме нинди дип сорый, минем шул минутта гына аңым ачылып китте: без бит әле һаман исем уйлап тапмаганбыз икән балага! 9 ай буена гел исем уйламадык түгел, авырлы вакытта ирем күбесенчә командировкаларда булды, күрешкән вакытта гына исемнәрне аралап карый идек тә, уртак фикергә килә алмыйча туктый идек. Шул көнне ирем белән иртәнгә кадәр исем эзләп табу бурычы кыйдык үзебезгә. Исем җайлы әйтелергә тиеш, ничек әйтелә шулай языла һәм нечкәлек, катылык булмаска тиеш дип уйладык. Кешеләрнең балалары тугач, исемнәрен ишеткәндә "иии, тапканнар инде исем, башкасы булмады микән инде" дип уйлый идем. Ә үзебезгә калгач менә ичмасам катлаулы да эш икән бу дип уйладым. Исем бит ул баланың гомер буена юлдашы булачак, аның җисеменә туры килеп торачак дип уйлый-уйлый иртәнге дүртләр тулганда көчкә бер фикергә килдек һәм улыбызга Әмир исеме куштык", - дип яза Миләүшә Нуровна (@milyausha_nurovna).

“Яңгыраш ике телдә дә бертөрле булырга тиеш”

"Бала туганчы ук, "кыз туса, малай туса, кем кушар идең?", дип аптыратып бетерә идем иремне. Малайга исем икебезнеке дә бертөрле иде, ә кызга исемне озак уйладык. Минем өчен татарча да, русча да бертөрле яңгырашлы һәм мәгънәле булырга тиеш иде. Озак кына эзләнгәннән соң, әнием Венера, үзем Чулпан, кыз туса Йолдыз булыр дидем. Килештек. Кем икәне билгеле түгел, ә исемнәре билгеле иде. Табарга ике ай калгач, белдек кем икәнен, кыз булачак! Димәк, Йолдыз! Исемнәрне беркемгә дә белгертмәдек башта. Бервакыт, "безнең сыер-бозаулар да Йолдыз иде" дигәнне ишеткәч, күңелем кайтты. Ул исемне кушасы килми башлады, ләкин яңгыраш ике телдә дә бертөрле булырга тиеш иде. Әтисенең вариантлары САфия (Софья түгел) белән Риана иде. Аның фикеренә каршы килмәдем, Сафияне Софья белән бутарлар дип, анысын сайламадык", - ди Чулпан Габдуллина(@c_h_u_l_p_a_n_1313).

“Сөмбел исемле кыз төшкә керде”

"Мин менә гел кызларым булсын иде дип хыялландым. Апалы-сеңелле бөдрә чәчләренә зур-зур бантиклар таккан балитәкле кызчыкларны гел күңелемдә йөрттем. Аллага шөкер, минем хыялым – ике кызым бар. Сөмбелебезгә исемне алдан ук, бәбигә узганчы ук сайлап куйган идек. Төшемә кергән иде ул исем. Иртән, эшкә киткәнче, ирем Рифатка: "Сөмбел исеме бигрәк матур инде, әйеме?" – дим. "Нигә сорыйсың?" – ди. "Сөмбел исемле кызыбыз төшкә керде" – мәйтәм. "Алай булгач, Сөмбел дип кушмыйча булмас", – дип җавап кайтарды ирем. Менә шулай, гадәттә, зәвыкларыбыз гел туры килеп бетмәсә дә, җайлы гына уйладык та куйдык. Тәгаен кыз буласын белгәч тә, һич шикләнмәдек. Мин бала табуга әтисе родзалга кереп, яңа туган сабыйны кулларына алып үзе Сөмбел дип кушып чыкты. 

Хатын-кызның баш мие гел хәрәкәттә бит инде, Сөмбелкәйгә берничә ай тулганчы инде икенче кызыбыз була калса, ниндирәк исем кушыйк икән дип уйлый башладым. Исемнәре бер-берсенә аваздаш та булсын! Л, М хәрефләре булуы ошый, исемне ничектер назлы яңгырашлы ясый, сирәк тә, мәгънәле дә, татарча да... Тагын әтисенә эндәшәм: "Икенче кызыбызга Өммегөлсем дип кушабызмы?" – Матууур, – ди – кыз буласын каян белдең соң әле? "Соң тагын кем булсын инде!" – дип чак әйтеп ташламадым. – Шулай тоела. Алай да әти кеше бу исемне дә ошатты. Аның каравы бәби көткәндә мин икеләнә башлап мең төрле исем барлап чыктым! Баштан үземә ошый кебек тә, шулай дип эндәшеп тә карыйм, ә аннан туйдыра башлый. Һаман күңелгә Өммегөлсем исеме килә дә куя, килә дә куя. Бу юлы да әтиебез яныбызда кереп, исемне үзе кушты. Бергәләп нарасыебызны каршы алып Өммегөлсем дип эндәштек. Озын исеменә туры килепме, кечкентиебез апасыннан 3 см-га озынрак буйлы булып туды", - ди Алия Сәләхова (@aliye_salakhova).



“Җүнлерәк исем беткән мени, диючеләр булды”

"Матур исемнәр күп инде ул, ә менә үз балаңа исем куйганда, уйланасың. Әти әнинең бала тугач төп бурычы - матур исем бирү. 9 ай уйладык без, һәм тугач 1 көн. Ике исем арасыннан ФатИма исеменә тукталдык. Нәкъ менә И хәрефенә басым ясап әйтелә ул бездә. Рәвис мулла кушканда ук, сез ничек әйтәсез, мин нәкъ шулай кушарга тиеш дип, Фатима исемен бирде кызыбызга. Дөресен әйткәндә, бу исемне безнең беркем дә хупламады. Хәтта авылда, әнкәй янына килеп, җүнлерәк исем беткән мени, диючеләр дә булды. Кемнең исеме ни дәрәҗәдә җүнле икәнен кем белсен әле... Миңа үземә, бер 10 ел элек, Фатима исемле кызың була дисәләр, ышанмас идем. Ләкин Аллаһ безнең юлыбызга безгә кирәкле кешеләрне чыгара икән", - ди Лейсан Бикмитова(@leisan_bikmitova).

“Бу көн мәңгелек яра буып калды, баланың тавышы “зәңгәрләнде” 

Марафонда катнашучылар сөннәткә утырту хакында да фикер алышкан, үз тәҗрибәләреннән чыгып киңәшләр биргән.

"Малай әнисе булмасам һәм икенче улыбызны сөннәткә утыртмаган булсак, мин бу сүзнең нәрсә икәнен бүгенге көнгә кадәр аңышмаган булыр идем. Икенче улыбыз Ризат 19 нчы көнендә сөннәткә утыртылды. Хирургны өйгә чакырттык. Килде. Эш урынын әзерләде. Əтисе аякларын, мин кулларын тоттым. Башланды процесс. Бер кисте. Сез ул кисеп алгач, баланың нинди тавыш чыгарып акыра башлаганын белсәгез! Баш очында мин шыңшыйм. Ошап бетмәдеме, тагын бер кисеп алды абыең! Бала дигәненең тамак төбе белән кычкыра торгач, тавышлары "зәңгәрләнде"! Нәрсәләрдер маташтырды да, тагын бер кисәген кисеп ыргытты. Бала кул-аякларын ычкындырырга теләп әле ары, әле бире чәбәләнә, мескенем. Ниләрдер сипте, сөртте, тегәсе җирләрен текте дә әйберләрен җыеп, баланы кулыма тоттырып, акчасын алып чыгып та ычкынды. Шушы хәлләргә китте 15 минут. Менә шушы бармак башы кадәр кешене бар көченә акыртып теп-тереләйгә җан җирен кисү – сөннәт дип атала икән, җәмәгать. Мин бер атна тирәсе аңсыз, тиле нәрсә шикелле, кеше була алмыйча йөрдем. Мине эчтән һаман бер уй кимерде: "Син бит аның әнисе. Иң якын кешесе. Син ничек үз ризалыгың белән аны "палач" кулларына тапшыра алдың?!! Ул бала бер кирәкмәс төенчек мени сиңа, нәрсә телисең, шуны эшләтә торган?!! Эх, сииииин, Фирүзәәәә!!! Дөрес эшләмәдең... Дөрес эшләмәдең... Аллага шөкер, баланың яралары әйбәт кенә төзәлде. Ул бу хәлне хәтерли дә алмаячак, белмәячәк тә... Ə минем йөрәктә бу көн мәңгелек яра булып гомергә сакланачак. Мин бүгенге көндә дә вөҗдан газабында янам. Сөннәткә утырту дигәч тә, башта яхшылап уйларга кирәк икән. Сөннәтләү процессы менә нинди шартларда үтәлергә тиеш минем күзлектән караганда: 1. Хастаханәдә. Бары тик хастаханәдә. 2. Баланың яше никадәр зуррак, шуның кадәр яхшырак, минемчә. Беренче улыбыз Айзат бүгенге көндә сөннәткә утыртылмаган... Кайчан булыр - анысын төгәл генә әйтә дә алмыйм. Ләкин булачак малайларның әниләренә киңәш итеп, шуны әйтәсем килә: кеше сүзе белән минем хаталарны кабатламагыз!!! Үз башыгыз, нигезле үз фикерегез булсын", - дип киңәшләрен язган Фирүзә (@firjuzaza).

“Иртәрәк сөннәткә утырту яхшырак”

"Минемчә,бала кечерәк булганда сөннәтләүне башкару кулайрак - ул аны җиңелрәк кичерә, җөе дә тизрәк төзәлә.Чөнки үсә барган саен аларда курку хисе дә үсә бара, оялу-тартыну, шул ук вакытта саклануы да уңайсыз булырга мөмкин. Иң мөһиме - баланың сәламәтлеге һәм дә канның куелыгына үткәргән анализ нәтиҗәсенең уңай булуы. Бар да яхшы икән - нигә озакка сузарга соң? Без дә олы улыбызны 2 ай булганда, кечесен 4 ай чамасы булгач (еш авыру сәбәпле генә) сөннәтләттек. Әлбәттә, хастаханәдә һәм яхшы бәяләмәләре булган хирург аша башкарылды бу эшләр. Аллага шөкер, бар да уңышлы узды һәм 1 атна - 10 дигәндә әлеге процессның эзе дә калмады. Һәр әни кебек үк мин дә жәлләп еладым, борчылдым, әмма аңлы рәвештә моның кирәкле гамәл икәнлеген тыныч кына кабул итәсең. Табиб кушканнарны төгәл үтәсәң, билгеләнгән мазьларын вакытында сөрткәләп торсаң (елдан-ел яңа ысуллар чыга тора) сизми дә каласың! Аннан соң инде, шушы "егетләрне" котлап, якын кешеләрдән бүләкләр кабул итәсең. Менә ул өлеше - иң күңеллеседер, мөгаен. Димәк, ничек иртәрәк-шулай яхшырак", - дигән Гөлнар Мөбәрәкова (@gulnar_mubarakova).

“Кан чыгып ята, төнге өчтә табибка йөгердек”

"Балалар тугач та, гореф-гадәтләрне тотып, дини кануннарны да үтәп яшәргә килешкән идек, исем кушулар да, гакыйка корбаннары да, чәч авырлыгынча садака бирү дә үз җае белән барды. Әмирне сөннәткә 1 яше тулып киткәч утырттык. Барысы да уңышлы, әйбәт булды. Айнур белән ике талпынып карадык. Беренчесендә, тик тора белмәгән телем аркасында, туган-тумачага әйтеп ташлап, аңлашылмауга юлыктык та, тыелып калдык. Аннары инде, Әмир белән бергә, уйладык та, хирургка алып киттек. Айнурга 5 яшь иде. Алып кайттык, бераз канар да туктарга тиешле чүпрәк кызарып тора бит. Йокларга яттык. Төн уртасында уянып тикшерәбез: кан тибеп ята. Табибка шалтыратып, төнге өчтә чыгып чаптык. Канга чәүчәләк мин, куркам, өзгәләнәм - 1 яшьлек Әмир 8 яшьлек Алия белән өйдә калдылар. Табиб кулына тапшыргач кына тынычландым. Бер җөе ычкынган булган. Бер атна эчендә төзәлде. Соңрак әбекәй кече улы турында сөйли. Сөннәткә утыртканда үтерә язды, күп итеп кан югалтты бала, үлеп барган баланы күтәреп фельдшерга йөгердем дип. Әбекәй сөйли, мин төсе белән дә, чәче белән дә абыйга тартым Айнурны уйлап эчтән генә елыйм... Аллаһ саклаган. Ярый сүтеп карадык, ярый, төн дип тормый, чыгып йөгердек. Сабый чакта ук ясалган сөннәт җиңел кичерелә, үз бәвеле белән тиз төзәлә диләр, шуңа күрә иртәрәк ясату әйбәтрәктер дип уйлыйм", - дигән (@aislukazan). 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100