Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызлар махсус операциядәге хәрбиләр белән танышу эзли: «Гражданкада андыйлар юк»

Махсус хәрби операция башланганнан соң Интернетта махсус чатлар һәм төркемнәр популярлык җыя башлады – анда бөтен Россия буенча хатын-кызлар үзләренә тормыш юлдашы итеп хәрбиләрне эзли. Шунысын да әйтергә кирәк, хәрбиләр үзләре дә ныклы гаилә корырга каршы түгел.

news_top_970_100
Кызлар махсус операциядәге хәрбиләр белән танышу эзли: «Гражданкада андыйлар юк»
"Казанские ведомости" сайты

Россиядә яшәүче ялгыз хатын-кызларның ни өчен нәкъ менә хәрбиләр арасыннан үз мәхәббәтләрен табарга теләве һәм моны Интернеттан эшләп буламы-юкмы икәне хакында «Казанские ведомости» сайтында Карина Кострулева яза.

Интернетта төрле төркемнәр бик күп, әмма «ВКонтакте»дагы иң популяр төркем ул – «Знакомства с военными. Своих не бросаем». Аңа 25 меңнән күбрәк кеше язылган. Көненә монда кызлар һәм егетләрнең анкеталары белән уннан артык пост чыгып бара. Администраторлар төркемгә бик кырыс кагыйдәләр билгеләгән, кайбер таләпләрне үтәмәгән өчен, хәтта гомерлек «бан»га да эләгергә мөмкин.

Шулай ук төркемдә аралашу өчен гомуми чат та бар, әмма, нигездә, андагыларның күпчелеге – хатын-кызлар. Чатка керер алдыннан яки инде танышу өчен анкета урнаштырыр алдыннан, аккаунтны тикшерү процедурасын узарга кирәк. Шулай ук, хәрби часть турында мәгълүматны яки хәрби эшчәнлек белән бәйле башка нәрсәне ачкан кешеләр дә «кара исемлек»кә эләгергә мөмкин.

Танышу схемасы гади: кыз яки егет үзе турында мәгълүмат, яше, яшәгән җире, шулай ук үзенең кызыксынулары язылган анкета урнаштыра. Шунысы мөһим – әлеге төркемдә интимга кагылышлы һәр нәрсә тыелган.

Егетләр кызларга матур сүзләр, комплиментлар яудыра, ә кызлар исә үз чиратларында хәрбиләргә тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуларын тели.

«Исән-сау килеш өйгә кайт! Сезнең әниләрегезгә бигрәк авыр бит. Сезгә карагач, йөрәк кысылып куя, бигрәк бала гына бит әле», – дип язган Татьяна исемле хатын-кыз хәрби егетнең постына.

Хәзер вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы ир-атлар «гражданскийларга» караганда ышанычлырак, дип саный кызлар. Әйтик, Ольга исемле язылучы җитди мөнәсәбәтләр өчен хәрби ир-ат эзләвен яза.

«Миңа 39 яшь. Җитди мөнәсәбәтләр өчен хәрби ир-ат белән танышам! Дусларча гына да аралашырга була», – дип язган ул анкетасында.

Хәрбиләр үзләре дә гаилә корырга тели. Төркемдәге Георгий исемле егет үзен хәрби хезмәттән көтеп алырлык хатын-кыз эзләве турында язган.

«<…> Монда җитди мөнәсәбәтләр өчен хатын-кыз эзлим, әлбәттә, ныклы һәм бәхетле гаилә кору теләге бик зур. Хезмәттән мине яраткан хатыным һәм яраткан балаларым көтеп торуын телим. Вакытымны гаиләм белән уздырырга, балаларым белән уйнарга, аларны нәрсәгәдер өйрәтергә бик телим. Минем өчен гаилә – тормыш нигезе, ир-ат өчен нигез. Хатын-кыз җылысы, ихлас ярату, кайгырту, ярдәм тоясы килә, хатын – ир-атның тылы ул!» – дип язган хәрби.

Шундый бер төркемнең администраторыннан чынлап та монда үз мәхәббәтеңне табып буламы-юкмы һәм мондый бәхетле тарихларны белү-белмәве турында сораштык. «Монда тиң яр табу реаль, дип кенә әйтә алам», – диде ул. Шулай да төгәлрәк аңлатма бирүдән баш тартты.

Шулай ук төркемдәге бер кыздан да ни өчен мондый төркемнәрдә тормыш юлдашы эзләвен сорадык.

«Хәзер махсус операция зонасында булучыларны чын ир-атлар дип уйлыйм. Алар батыр һәм тәртипле. Хәзер «гражданкада» андыйларны табып булмый. Шундый ир-ат белән гаилә корасы килә», – диде Архангельск шәһәрендә яшәүче, исемен әйтергә теләмәгән хатын-кыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100