Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызлар кебек иренен кабарткан «гламур малай»ны социаль челтәрләрдә «чәйниләр»

Данил Минаж үзенең кумиры дип Америкадагы җырчы хатын-кызны саный.

news_top_970_100
Кызлар кебек иренен кабарткан «гламур малай»ны социаль челтәрләрдә «чәйниләр»
Данил Минажның аккаунтыннан

Данил Минаж Кемеровода яши. Аны «гламур себер малае» дип йөртәләр. Ул иренен кабарту һәм фигурасын үзгәртү буенча операцияләр ясатканнан соң социаль челтәрләрдә зур популярлык казанган. Аның фотолары төркемнән төркемгә күчеп йөри. Күпчелек — ирләр дә, хатын-кызлар да аның болай эшләвен бик тискәре бәяли.

Бу егет 1998 елгы. Ул үзенә америка җырчысы Ники Минаж һәм шул типаждагы хатын-кызлар ошавы турында яза. Пластик хирургия һәм косметологик инъекцияләр белән ул иреннәрен һәм артын зурайткан. Ул шул фотоларын сайтларга элеп куя һәм үзенең тышкы кыяфәтеннән аз гына да читенсенми.

Данил Минажның бу постларын мыскыл итәләр, аны традицион булмаган ориентациядә дип гаеплиләр һәм оятсыз сүзләр белән төрлечә атыйлар. Данил бу күренешкә ирония белән карый — үзен тәнкыйтьләп язучыларны үз аккаунтына элеп куя, аларга рәхмәт тә әйтә, смайликлар да куя. Әмма кызларның тәнкыйтьләгәненә ул еш кына агрессия белән җавап бирә.

Данил үзен авыру дип язучылар белән килешми. Ул үзенең бу образы белән танылуын, үзен табуын һәм акча эшли башлавын әйтә. Данилны якыннан белүче дуслары аның гадәти кеше, бары тик эпатаж, ягъни кешене шаккаттыра торган адымнарга әзер булуын гына язалар.

Данила (аның чын исеме) кечкенә чагында юан була. Аны мыскыл итеп көләләр, ул кимсенеп үсә һәм балигъ булганнан соң үзенең бу кимчелеген тормышында файдалана башларга уйлый. Ул үзен аңлый башлаучылар булачак дигән фикердә, әмма андыйлар әлеге вакытта бармак белән генә санарлык. Аның беренче Инстаграм аккаунтына күпсанлы дәгъвалар булган һәм бу аккаунт хәзер ябып куелган.

«Әниең сине ничек түзә?» «Җир сине ничек күтәреп йөри» — егеткә язылган комментарийларның язып була алырлыклары шундый гына. Йөзләгән шундый комментарий арасында фотоның эчтәлегенә бәйле — «нинди музыка тыңлыйсың?», «прикольно» һәм «кешенең үз тормышы, үз бите белән нишлисе килсә. шуны эшли, тыгылмагыз» дигән яклау тибындагылары бармак белән генә санарлык.

Бер егет «күп бәйләнмәгез, кем белгән аннары бу егетнең түзә алмыйча нәрсә эшләячәген, азагы куркыныч тәмамлануы бар» дип язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100