Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызлар инде борчыла…» Мунча яратучы Ришат Фазлыйәхмәтовтан тагын бер фото

Ришат Фазлыйәхмәтов кабаттан мунча яратуын дәлилләп себеркеләр тотып фотога төшкән. Тик бу юлы ул инстачыларны киенеп төшкән сурәте белән сөендергән.

news_top_970_100
«Кызлар инде борчыла…» Мунча яратучы Ришат Фазлыйәхмәтовтан тагын бер фото
Салават Камалетдинов

Күптән түгел җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов мунчада төшкән шәрә фотосын куеп инстачыларны шаккатырган иде. «Ришат монда шәрәләр болай да җитәрлек бит. Ичмасам син дә мондый фотолар куйма инде. Оятсыз», — дип тәнкыйтьләгәннәр иде җырчыны.

Виртуаль дусларының киңәшләрен тыңлапмы, Ришат бу юлы инстаграм сәхифәсенә мунча себеркеләре тотып, тик киенеп төшкән фотосын куйган.

«Яратам мин мунчаны, дуслар. Шунда кереп китсәм, 2-3 сәгатькә югалам. Ял көннәренә әзерләнеп, себеркеләр алып кайттым әле. Сездә себерке диләрме яисә миллекме?», — дип сорау да биргән җырчы. Мунча турында шигырь язган иң креатив авторга «мунча чәе» дә вәгъдә иткән Ришат.

«Теге вакытта чишендем бик «шәпләп» мунча керттегез, рәхмәт!

Бу очракта киендем, рәтләп, көтеп калам сездән теләк!»;

«Киемнән фото куйгансың,

Кызлар инде борчыла.

Теге рәсемеңне оныта алмый

Телләре нык кычыта!

Көт тә тор менә, малай.

Монда да язып куялар!

Гаепсез генә сурәттән дә

До черта гаеп табарлар»;

«Менә ичмасам бу безнең моңлы, талантлы җырчыбыз. Монсында матур киемнәр киеп фотога төшкән. Афәрин!»;

«Башта төштем мин фотога

Ярымшәрә иттереп.

Инстаграмда халык күреп

Китереп бирде миллек»;

«Ни кыланса да килешә, ерык авыз Ришатка!

Миллек тотып төшкән фото, килешә тик ир-атка.

Мунча кайнар булганда, хәл алам тышка чыгып,

Ясыйм әле тагын фотка, мунча миллеге тотып», — дип кызыклы шигырьләре белән бүлешкән инстачылар.


«Маймыл. Кайбер артистлар да әллә нишләделәр», — дип гаҗәпләнеп язучылар да бар араларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100