news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кызлар акыллыракмы, малайлармы?

Кызлар акыллыракмы, малайлармы?

news_top
Кызлар акыллыракмы, малайлармы?
Пермь мәктәбендә беренче класс балаларына укырга керү өчен имтиханда кызлардан 69,1, малайлардан 65,7 балл таләп иткәннәр. Бу ил күләмендә гауга чыгарды. АиФ психолог Дмитрий Воедиловтан "кызлар акыллыракмы?" дип сораган. 

– Кызлар үсешнең билгеле бер чорында акыл үсеше буенча малайлардан алдарак булырга мөмкин. Гадәттә, яшүсмерлек чорында бу тигезләшә.

Ә менә баш миенең ничек эшләве аерыла. Мәскәүдәге Ми институты нейроэнергокартограф дигән прибор белән хатын-кызларда баш миенең сул ярымшары активлыгы (ул мантыйк өчен җавап бирә) уңыннан (иҗат, эмоцияләр өчен җавап бирә) азрак икәнен ачыклаган. Шул сәбәпле, хатын-кызларга бер темадан икенчесенә күченүе җиңелрәк бирелә. Мәсәлән, математикадан соң инглиз теленә күченүе дә аларга җиңелрәк. Димәк аларга уку да җиңелрәк бирелә дигән сүз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар