Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызганыч, йөрәк сыкрый, күзгә кабат яшь тула... Әмма күңелдә горурлык!!!»

news_top_970_100
«Кызганыч, йөрәк сыкрый, күзгә кабат яшь тула... Әмма күңелдә горурлык!!!»

Арча районы Күпербаш авылы мәдәният йорты аккаунтында махсус операциядә һәлак булган Айнур Антоновның туганнарына «Батырлык ордены» («Орден Мужества») тапшырылуы турында хәбәр ителә. Орденны район башлыгы тапшырган.

«Туганнарын кара кайгыга салып, авылдашларны тетрәндергән вакыйгага да 1 ай вакыт үтеп киткән. Йөрәктәге яраларны кабат кузгаткан, авыл хәтерен яңартырга этәргән тагын бер вакыйга авылыбызда – СВОда батырларча һәлак булган Айнур Бәшир улы Антоновка бүген «Батырлык ордены – Орден Мужества» тапшырдылар. Үлгәннән соң... Кызганыч, йөрәк сыкрый, күзгә кабат яшь тула… Әмма күңелдә горурлык!!! Онытмыйлар сине, АВЫЛДАШЫБЫЗ АЙНУР!!! Онытмыйлар, авылда да, районда да, илебез дә онытмый.

Җыйнак кына гәүдәле, гап-гади авыл малаеның күкрәгендә ат башы кадәр йөрәк типкән икән бит!!! Авылыбыз тарихын тагын бер данлыклы вакыйга белән баеттың, Айнур! Әниең – БАТЫР ӘНИСЕ, балаларың – БАТЫР БАЛАЛАРЫ булып горурланып яшәячәкләр! Синең гомерең заяга узмаган, исемең дә иң мактаулылар, горурланып искә алынучылар рәтендә булачак, мәңге яшәячәк!!! Урыннарың оҗмах түрләреннән булсын, БАТЫР АВЫЛДАШЫБЫЗ АЙНУР!!!

Урының ожмахта булсын, авылдаш», – дип язганнар аккаунтта.

Айнурның авылдашлары изге теләкләр язган. «Урының оҗмахның түрендә булсын, бик авыр югалту. Әниең Әлфия һәр минут саен догаларын укып сине көтте, кайтыр, хәбәре килер, дип. Нишлисең, язмышлардан узмыш юк шул. 3 балаң да синең батырлыгың белән горурланып яшәрләр. Батырлар алар мәңгелек, тыныч мәңгелек йокы сиңа, Айнур», – дип язган бер авылдашы.

Күпербаш мәдәният йорты 25 августта – җәлилчеләрне искә алган көнне дә Айнур Антоновны искә алган.

«Тарих кабатланган сыман.... Бүген безнең асыл егетләребез, газиз улларыбыз, сабыйларның әтиләре махсус хәрби операциягә хезмәткә алынып, цинк табут белән туган якларга кайта. Бүген безнең Арча районында гына да 4 лачындай егет җир куенына кереп ятты. Әле ярый, аларны алып кайта алдылар… Ә бит кайта алмаганнар да бихисап. Менә шушы 4 егет арасында безнең авыл егете, әнисенең төпчек улы, 2 апайсының яраткан энесе, тормыш иптәшенең сөйгәне, 3 баланың кадерле әтисе – Антонов Айнур да бар. Авылның асыл егете идең. «Идең» дип язам да сызам, язам да сызам. Кулым күтәрелми, күңел ышанмый. Менә клуб ишеге ачылыр да: «Ягез, кызлар-егетләр! Әйдәгез, биибез!» – дип, елмаеп биеп китәрсең кебек. Сәхнәдә синнән оста уйнаучы юк, шаянлыгың, тапкырлыгың белән барлык авыр тоелган эшләрне тиз генә эшләп тә куясың. Шул арада балаларыңны ияртеп китапханәгә алып төшәсең. Аларга көчле аждаһаларны жиңгән батырлар турында китпалардан әкиятләр укыйсың. Шул вакытта батырларның берсе син икәнен уйладынмы икән? Айнур, тыныч ят! Син балаларың өчен, туган ил өчен вафат булдың. Син – батыр! Балаларың һичшиксез синең белән горурланачак! Син – авылыбыз горурлыгы!» – дип язган булганнар ул чакта.

Антонов Айнур Бәшир улы 1987 елның 10 маенда Күпербашта туган. 2024 елның мартында һәлак була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100