Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызганам, тик үкенмим». Кеше ашаучы егет машинасыннан мәет төшеп калган

Ул үзенең «ябык кына» булуын, «корбанының нәни генә өлешен ашый алуын» сөйли.

news_top_970_100
«Кызганам, тик үкенмим». Кеше ашаучы егет машинасыннан мәет төшеп калган
https://pixabay.com

Ленинград өлкәсендә трассада авария килеп чыккач, кеше ашаучы җинаятьчене тотканнар. Авария вакытында бу ир-атның машинасыннан мәет төшеп кала. Машина йөртүчесе һәм ике пассажир авария урыныннан качып китә. Соңрак аларны тоткарлыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тоткарланган ир-атларның берсе — 23 яшьлек егет 2020 елда булган җинаятьтә катнашы бар икәнен әйтә. Ул чакта Петербургта Сосновка паркында җинаять була. Егет тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, ул бер ел элек үтергән ир-атның мәетенең кисәкләрен ашаган.

Суд залында бу егет матбугат чаралары вәкилләре каршында да чыгыш ясый. Ул каннибализм — кеше ашау гадәте кисәк кенә барлыкка килүен әйтә. Моңа кадәр психиатрга да мөрәҗәгать иткәне булмаган. Егет мәрхүмнең туганнарыннан гафу үтенергә дә җыенмавын әйтә.

Ул үзенең «ябык кына» булуын, «корбанының нәни генә өлешен ашый алуын» да сөйли.

«Мин бит кеше ашамадым, аның сөякләре бар бит, авыр. Мин ябык кына бит. Мин ничек кеше ашап бетерим ди? Мин аның итен ашадыммы? Әйе. Татып карыйсым килде, мин ашамадым, бер тапкыр тешләдем инде. Мин кызганам, тик үкенмим», — ди ул.

Суд бу ир-атны 20 гыйнварга кадәр СИЗОга озаткан. Аны ике тапкыр кеше үтергән дип шикләнәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100