Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов алып баруындагы «Кызган казан» тапшыруына килгән барлык кунаклар да тәмле итеп пешерә беләме, әллә инде көтелмәгән ситуацияләр дә килеп чыгамы? Ризык әзерләү, пешерү эше булган урында, әлбәттә инде, чыга. Булат Бәйрәмов студиядә булган кызыклы хәлләрнең берсен үзенең сәхифәсендә күрсәтте. Тапшыруга кунак буларак Алсу Фаракшина һәм Рамил Шәрәповлар чакырылган булган. Әмма Алсуның әзерләгән солы печеньесы мичтә көеп киткән.
«Миннән: «Сездә кызык хәлләр буламы? Килгән кунакларыгыз пешерә беләме?» – дип сорыйлар. Менә карагыз», – дип сөйли Булат видеода, печеньеларны күрсәтеп.
Әгәр артистлар янәшәсендә шеф-менеджерлары Ләйлә Кашапова булмаса, әлеге вакыйга кызганыч хәлгә әверелер иде. Ул Алсуга бер дә борчылмаска куша, үзе исә төбе һәм кырыйлары бераз көйгән печеньеларны ипләп кенә стакан белән кисеп ала да, тамашачыларга тәкъдим итә.
Видео янындагы көлкеле комментарийлардан аңлашылганча, Алсу солы печеньесына онны аз кушкан. Печенье рецептын сораган Зәринә Хәсәншинага Алсу: «1 пачка май, шикәр комы, сода һәм 1 калак он. Ә он 300 грамм кирәк булган», – дип аңлата.
«Ләйләдән сорагыз әле, нинди тынычландыра торган дару эчә икән? Миңа да шундый дару кирәк иде», «Рецептын бирә күрмәгез», – дип тә шаяртып язганнар.