Кыздырылган уылдык
Сазан яки судак балыклары уылдыкларын тәмле итеп кыздырырга тәкъдим итәм.
Уылдыкны юарга, пленкаларыннан арындырырга, ваграк кисәкләргә кисәргә, тоз һәм борыч сибәргә, ике ягын да онда әвәләп, майлы табага салырга, алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. 15-20 минутта икра әзер булачак. Табынга яшелчәләр һәм бәрәңге боламыгы белән бирергә мөмкин.